Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңа татар пьесасы" бәйгесенә сәхнә әсәрләрен кабул итү тәмамланды

«Татар-информ»га Г.Камал театрының матбугат сәркатибе Илшат Латыйпов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә бәйгегә 50 пьеса килгән.

Бәйгенең беренче этабы 1 декабрьдә тәмамланачак, ә хәзер бер ай дәвамында жюрига пьесаларны укып чыгарга туры киләчәк. Быелгы бәйгенең жюри составына ТР мәдәният министры беренче урынбасары Эльвира Камалова, Г.Камал театры директоры Илфир Якупов, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр тәнкыйтьчеләре Нияз Игъламов һәм Айгөл Габәши, шулай ук Гали Арсланов, Шамил Фәрхетдинов, Гөлшат Фәттахова, Миләүшә Хабетдинова, Илдар Хәйруллин һ.б. кергән.

Икенче этапка 10-15 пьеса сайлап алыначак, аларның исемлеге матбугатта дөнья күрәчәк. Икенче этапта җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Аларның исемнәре 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Өч пьесаның авторлары акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

Пьесалар бәйгесе ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Г.Камал театры, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, “Казан утлары” журналы, “Татарстан яшьләре” газетасы тарафыннан унберенче тапкыр оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев