Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңа татар мәдәнияте Европа моделенә нигезләнгән" - Геннадий Макаров

“Без хәзер борынгы бәетләрне дә моң кушып җырга әверелдерә башладык. Матур бит, диләр. Матурын матур да, ул башка бит”, - ди фольклорчы галим, сәнгать белгече Геннадий Макаров. Ул “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясендә гарәп-иран ритмына нигезләнгән көйләп укуга ачыклык кертте. “Урта гасыр ахыры татар мәдәниятендә хәтта шигырь төзелеше дә башка. Ә безнең хәзерге яңа татар мәдәнияте Европа моделенә нигезләнгән, - ди ул. - Борынгы бәетләрдә ритм башкача - гарәп-иран ритмы. Бу ритмда укуы бик җайлы. Бездә мөнәҗәт җырлый, диләр. Аны җырламыйлар, көйләп укыйлар. Әлеге ритмнан чыксаң, җырлап җибәрәсең”. Лекция Геннадия Макарова Фольклорчы галим экспедицияләрдә кайсыбер әбиләрнең кайчакта борынгы бәетне дә “Комсомолка Гөлсара” көе белән җырлап бирүләрен искә төшерә. “Кайберәүләр аны баянда бөдрәләп уйныйлар да әле”, - дип өстәп куя. “Җыр булса, кеше вокал тыңлый, ә монда текст үзе – аның эчтәлеге, фәлсәфәсе кыйммәт. Бу тексттан “Тәфтиләү” ясарга ярамый, - ди ул. - Җырлау белән көйләп уку шуның белән аерыла. Без, бу традицияне югалтып, җырга әверелдерәбез. Моң кушалар да матур бит, диләр. Матурын матур да, ул башка бит”. Сәнгать белгече, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаровның “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясе Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекториендә үтте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев