Яңа сезонда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры студентларны янәдән сөендерә!

Алдагы сезонда барган «Студентлар чәршәмбесе» акциясе үзенең эшен 111 сезонда дәвам итә! 

Махсус тәкъдимнең шартларын исегезгә төшерәбез:  Югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларында укучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташалама белән сатыла. Акция кысаларында студентлар чәршәмбе көннәрендә барган спектакльләргә 1 билетны ташлама белән алу хокукына ия.  Иң якындагы чәршәмбе (26 октябрь) көнне 110 сезонның данлыклы премьерасы - Ж.Б. Мольерның  «Дон Жуан» спектакленә билетны ташлама белән алып була.

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: