Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңа программам - милләткә мөрәҗәгать" (Салават Фәтхетдинов Башкортстанда 14 концерт куячак)

Башкортстанда  татар эстрадасы йолдызы, Россия һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның "ХәзинәТур" ярдәме белән концерт туры башланып китте. Бу хакта “Башинформ” яза. “Концертларымны Стәрлетамактан башладым. Моның үзенә күрә бер сәбәбе бар. Мин бу шәһәрдә укыдым, аны яратам һәм моны һәрвакыт истә тотам", - дип белдерде артист. Җырчы туган республикасында 14 концерт куячак. "Салават" җыр театры программасы “Салаватотерапия” девизы астында уза. Салават Фәтхетдинов сүзләренә караганда, аның яңа программасы — милләткә мөрәҗәгать. Режиссерлар программада үзенчәлекле алым уйлап тапкан: герой 1986 елда йокыга китеп, 2017 елда уяна. Ул кайчан һәм кайда яхшырак икәнен  чагыштыра башлый. Җырчы үз концертын "башыннан ахырына кадәр карарга кирәк булган тулы бер спектакль" дип белдерә. Салаватның җырлы ике спектакле кече ватаны булган Тәтешле районында узачак. Алар 18 һәм 19 апрельдә була. Салават Фәтхетдинов иҗатын сөючеләр аны Мишкино, Мәләүез, Туймазы, Нифтекамскта һәм Октябрьск шәһәрендә дә күрә алаячак. Уфада Салаватның биш концерты узачак. Берсе кичә булды, тагын икесе - бүген һәм иртәгә, чираттагылары - 7 һәм 8 апрельдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев