Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа форматта бастырылган Коръән Галимҗан Баруди басмасына нигезләнеп бизәлгән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йортында чыккан кече форматтагы Коръән китабын Гаҗимҗан Баруди басмасына нигезләнеп бизәгәннәр. Бу турыда Нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Басма Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә һәм Коръән хафизлар, Коръән фәне белгечләреннән торган махсус оештырылган фәнни комиссия әгъзалары катнашында әзерләнгән. Комиссия составында Мисыр галиме, шәригать фәннәре белгече шәех Хәсән Һәдия һәм күренекле Төркия галиме Таяр Алтынкулач кебек белгечләр кергән. Коръән җүзләрнең хизбларга бүленүе белән үзенчәлекле. Шунысы әһәмиятле: Нәзарәт бастырып чыгарган Кәлам Шәриф китабы халыкара стандартларга туры килүе турында Сириянең вакфлар министрлыгы Шәһадәтнамәсенә ия. Китаптагы тамгалар саны да Госман хәлифә тарафыннан кабул ителгән стандартка туры килә (Расм Әл-Госмания), диелгән әлеге хәбәрдә. Коръән китабынының бизәлешен ясаганда үз вакытында Галимҗан Баруди нәшер иткән Коръән китабына таянылган..
  • Дөньяда беренче Коръән китабы Казанда нәшер ителгән.
Диния Нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү һәм тәфсирләр әзерләү буенча эшчәнлеге татар халкының Коръәнне бастыру традицияләрен дәвам итә. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән булдырылган Коръән өйрәнү бүлегенең иң олы хезмәте – 2016 елда Коръәннең “Кәлам Шәриф” яңа басмасын бастырып чыгару.
  • 2017 елда исә әлеге басма рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды.
Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. Шуның белән беррәттән ел буе Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшләре алып барыла, диелгән нәзарәт хәбәрендә.
Татар-информ
Фото: dumrt.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев