Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа елга нинди бүләк бирергә ярамый? ("Шәһри Казан")

Яңа елга да күп калмады, димәк, бүләкләр сайларга вакыт. Гадәттә, без аны иң ахыргы көнгә калдырабыз. Аннары инде вакыт та тыгыз була, бәяләре дә кыйммәтләнә, кирәкмәгән бүләкләр дә алып куела.

Шуңа да аның хәстәрен хәзердән үк күрергә киңәш итәбез. Без бу юлы бүләк сайларга өйрәтмибез, ә нәрсә бүләк итәргә ярамаганын гына язабыз. Этика буенча консультант Татьяна Николаеваның «АиФ»ка биргән киңәшләре сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз. Кыйммәтле бүләкләр. Ул кешене кыен хәлгә калдырырга тиеш түгел. Юмартлык, әлбәттә, яхшы, әмма бүләк алган кешенең дә сезгә җавап итеп бүләк бирәсе килер. Ә аның финанс хәлен сез белмисез. Бүләк алам дип бурычка да керүе бар бит. Әзер котлау сүзләре язылган открытка. Открыткага сез үз теләкләрегезне язарга тиеш. Гади текст булса да, кеше аны үзенә адресланган булуын белеп торачак һәм аның күңеле дә булачак. Ашык-пошык эшләнгән чиле-пешле кул эшләре. Үз кулларың белән эшләнгән бүләк бирү әйбәт, ләкин сез аны яңа гына эшләгән һәм бик үк камил булып бетмәгән булса, аны үзегезгә калдырыгыз. Сертификат. Бүләкнең бәясе күрсәтелмәгән булуы шарт. Аннары ул кешегә сюрприз да булырга тиеш. Ә сертификат бу ике таләпкә дә җавап бирми. Акча. Акча бирү сезнең өчен отышлы, нәрсә бүләк итим дип баш катырырга кирәкми. Шулай да бүләккә акча алу кызык түгел. Йорт хайваннары. Киләсе елның символы – эт. Дүрт аяклы дус бүләк итүчеләр быел шактый булыр инде, әмма бөтен кешенең дә өйдә эт тотасы килми шул. Бүләк ителгәнне бүләк итү. Уртак танышларыгыз булса, уңайсыз хәлгә калуыгыз бар. Балаларга бенгаль утлары, фейерверк, петардалар бүләк итә күрмәгез. Йомшак уенчыклар олы кешегә – кирәксез бүләк. Гигиена әйберләре. Якын кешегезгә биреп була, ә таныш-дусларга юк. Тренажер залына абонемент. Әгәр дә спорт залына йөрергә уйлап та карамаган кешегә бүләк итәсез икән, ул аны киная дип аңларга мөмкин.
Шәһри Казан
фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев