Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа елда безне нинди үзгәрешләр көтә? ("Шәһри Казан")

Пенсия өлкәсенә килгәндә, гадәттәгечә, киләсе елга да ул аз булса да артачак: иминият пенсиясе дә, социаль пенсия алучыларныкы да. 2018 елның төп яңалыгы эштән китәргә җыенган пенсионерларга кагылышлысыдыр. Хәзер алар, яңа закон нигезендә, эштән китүгә, икенче айдан ук 2016-2017 еллар өчен индексацияләнгән пенсияне алырга хокуклы. Элек арттырылган пенсияне өч айдан соң гына алалар иде. Керемнәре 25 меңнән арткан пенсионерларга исә юлда йөргән өчен айлык түләү (ЕДВ) 90 сум гына булачак. Хәзер 20 меңнән күбрәк акча алучы пенсионерларга 180 сум күләмендә пособие түләнә иде. Аның каравы, 2018 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумын 8232 сумга җиткерергә җыеналар. Социаль түләүләр белән бергә исәпләгәндә пенсияләре бу суммага тулмаганнарга федераль социаль түләүләр билгеләнәчәк. Эшләүчеләргә дә сөенечле хәбәр. 1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак. Хезмәт кодексының 81нче пунктына кертелгән үзгәрешләр буенча, ришвәт аркасында эшеннән азат ителүчеләрнең исемнәре аерым реестрда теркәләчәк. Әлеге “кара исемлек”кә эләккән кешеләр илдәге барлык эш бирүчеләргә таныш булачак. "Больничный"ларны электрон вариантта теркәү мөмкинлеге быел ук гамәлдә. 2018 елда ул тагын да популярлашыр, һәр унынчы “больничный” электрон вариантта бирелер, дип фаразлый белгечләр. Торагы, милке булганнарга да 2018 елда үзгәрешләргә әзер булсыннар. Торакны хосусыйлаштыру мөмкинлеген моңа кадәр гел озайта килделәр. Соңгы чик 2018 ел дигәннәр иде. Шулай булыр да, ахрысы. Дөрес, бу кагыйдә ятим-балаларга, Кырымда яшәүчеләргә, 2005 елга кадәр документлар тапшырып та фатирлы булып өлгермәгәннәргә кагылмый. Җир кишәрлекләрен теркәүдә дә яңа кагыйдәләр. Биш ел дәвамында торакның, җир участогының хуҗасы табылмаган икән, кишәрлек Милек бердәм теркәү реестрына исәпкә куелмаган булса, хуҗасыз булып саналачак. Бу очракта милекчене эзләп тормыйча, аның рөхсәтеннән башка да кишәрлек муниципалитет карамагына, йә башка хуҗага күчәргә мөмкин. Яшь аналар өчен Эт елы күңелле күчтәнәчләр әзерләгән. Беренчедән, Дәүләт Думасы ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту турында закон кабул итте. Акчаны балага өч яшь тулганчы кулланырга рөхсәт иткән мөмкинлекләр күбәйде. Капиталны балага өч яшь тулганчы ук ташламалы ипотека буенча фатир алганда беренчел кертем буларак, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләгәндә дә файдаланып булачак. Ана капиталын алу өчен документлар тапшыру тәртибе дә гадиләштерелгән. Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, хәзер ана капиталы өчен гариза тапшырганда СНИЛС (шәхси лицевой счетының иминият номеры) таләп ителми. Икенче күчтәнәч – быел балалы гаиләләргә дәүләт зур ярдәм күрсәтергә җыена. Бала өчен түләнә торган пособиеләрдән тыш аз керемле гаиләләргә Россия Президенты Владимир Путин карары белән ай саен өстәмә түләү каралган. Татарстанда бер кешегә уртача кереме 13 713 сумнан артмаган гаиләләр дәгъва кыла ала. Бала өчен ай саен 8 490 сум пособие каралган. Республикада шундый 4 243 гаилә исәпләнә, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. 2018 елның 1 гыйнварыннан диспансеризация үтү тәртибе үзгәрәчәк. Моңа кадәр өч елга бер медицина тикшерүе узсалар, яңа елдан кайбер елда туучыларны ике елга бер сырхауханәгә диспансеризация узарга чакырачаклар. Машина йөртүчеләр өчен 2018 елның мартыннан машина багажнигында булырга тиешле предметлар исемлегенә яктылыкны кайтаручы жилетлар да өстәләчәк. Шофер яктыртылмаган урында машинасыннан чыкканда махсус җилетларны кияргә тиеш булачак. Киләсе елга Россия юлларында 70кә якын төрле яңа билгеләр барлыкка килүе дә бар. Алимент түләмәүчеләр, бурычлары ун меңнән артып киткән кешеләр исә бурычларын түләгәнче, машина йөртә алмаска мөмкин. Әҗәтле кешеләрне машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итәргә җыеналар. Сүз уңаеннан, халык арасында киң таралып өлгергән, ләкин бик тиз төгәлләнгән ташламалы шартларда автомобиль сатып алу дәүләт программасын киләсе елда дәвам итәргә җыеналар. "Беренче автомобиль", "Гаилә автомобиле" программалары кысаларында 1 миллион 500 мең сумнан артмаган машиналарны ун процент ташлама белән сатып алып булачак.
Шәһри Казан
фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев