Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк

Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловц белдерүенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Киләсе елда беренче эш көне дүшәмбе, 9 гыйнвар була, дип билгеләп үтә ул. 2017 елның 1 гыйнвары якшәмбегә туры килгәнлектән, россиялеләргә Россия Хезмәт кодексы буенча өстәмә ял көне тиеш. Ул көн җомга, 24 февральдә биреләчәк. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дүрт бәйрәм һәм ял көне – 23 февральдән (пәнҗешәмбе) 26 февральгә (якшәмбе) кадәр булачак. 2017 елның 7 гыйнвары бәйрәм көн шимбәгә туры килә. Хезмәт турындагы закон нигезендә, россиялеләргә шулай ук өстәмә ял көне булачак. Ул дүшәмбегә, 8 май көненә күчерелә. Шулай итеп, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә рәттән – 6 майдан (шимбә) 9 майга (сишәмбе) кадәр дүрт бәйрәм һәм ял көннәре көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев