Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа ел каникуллары алдыннан Казанның "Көнчыгыш" автовокзалы рейсларны арттырачак

Яңа ел каникуллары алдыннан Казанның “Көнчыгыш” автовокзалы рейсларны арттыра, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. 28 декабрьдән Казан белән Чаллы арасында сәгать саен автобуслар йөриячәк. Шулай ук Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Тольятти, Чиләбе, Пермь, Мәскәү шәһәрләренә өстәмә рейслар билгеләнәчәк. 2017 елның 8 гыйнварыннан автобуслар яңадан төп расписание буенча йөри башлаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев