Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, музей һәм музей-тыюлыкларда татарстанлылар өчен бай программа көтелә

Чараларның кайберләре белән Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин таныштырды. Кайбер музейларда инде Яңа ел күргәзмәләре ачык. “Волшебный мир игрушек” исемле беренчесе 15 декабрьдә Татарстанның Милли музеенда ачылган. Анда төрле елларның яңа ел уенчыклары һәм атрибутика тәкъдим ителгән. “Казан Кремле” музей-тыюлыгында бер юлы берничә экспозиция планлаштырыла. 20 декабрь “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Новогодние фантазии. Золотая Хохлома” күргәзмәсе ачылачак, анда хохлома язуы үрнәкләре тәкъдим ителә. 24 декабрь Благовещенск соборының Тарих музеенда Раштуаны бәйрәм итү культурасына багышланган “Рождества крылатый дух” исемле экспозиция эшли башлаячак. Музейлар, шулай ук, мастер-класслар, концерт, экскурсия һәм иҗади очрашулар әзерли. Татарстанның Милли музеенда 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Кыш бабай һәм Кар кызы, Петрушка курчак театры катнашында “Техно-сказка, или невероятные приключения в стране игрушек” театральләштерелгән тамашасы уздырыла. 3 гыйнварда – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук, күп балалы һәм асрамага алынган балалар өчен яңа ел хәйрия чаралары көтелә. 7 гыйнварда – музей ишегалдында традицион “Рождественские забавы” чарасы. Милли музейның филиаллары ишекләре дә ачык булачак. А. Горький әдәби-мемориаль музее (25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр), Е.Боратынский музеенда (20-29 декабрь) көтеп калалар. Соңгысында Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында “Приключения Фомы и Ерёмы у новогодней елки” дип аталган музыкаль-театраль тамаша әзерләнгән. Ә 7 гыйнвар көнне “Рождественский бальный вечер” узачак. 22-29 декабрь көннәрендә В.Ленин йорт-музеена барырга була. Биредә “Как встречали Новый год” и ”Рождественские праздники в старинной усадьбе” чаралары оештырыла. К.Насыйри музее 22-29 декабрь көннәрендә “Иске татар бистәсендә Яңа ел хөрмәтенә чәй мәҗлесе”нә чакыра. 22-30 декабрь көннәрендә Печищида Я. Купала музеенда “Кыш бабайның Яңа ел сәяхәте”ндә төрле илләрдә Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән танышырга мөмкин. “Казан Кремле” музей-тыюлыгында күп төрле Яңа ел чаралары планлаштырылган. 24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр “Манеж” күргәзмәләр залында “Удивительные приключения гномов в стране фей, или Чудеса под Новый год” музыкаль әкияте күрсәтелә. 22 декабрь - 6 гыйнвар көннәрендә Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Сказка о фарфоре, или тайна “белого золота” яңа ел программасы. Татарстанның табигый тарихы музеенда 22-29 декабрь көннәрендә “Музейда Яңа ел маҗаралары” чарасы әзерләнгән, нәниләр Кыш Бабайның Серле лабораториясе белән таныша алачак. Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музеенда 19-28 декабрь көннәрендә укучыларны “Новый год в цвете” тамашасына көтәләр. “Хәзинә” Милли сәнгать гадереясендә 20-28 декабрь көннәрендә “Биләрдә Яңа ел” тамашасы узачак. “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгында 2-7 гыйнварда Свияжские забавы”, “Рождественские колядки на Свияжской земле”, “Сказ о Никите Стрельце и царице Сююмбике” яңа ел программалары сериясе планлаштырыла. Болгар музей-тыюлыгында 20 декабрьдә “Яңа ел кәефе”, ә 22 декабрьдә “Кыш Бабайның туган көне” исемле чарага көтеп калалар. Чистай шәһәренең Тарих музеенда 18-30 декабрьдә “Как-то раз под Новый год” яңа ел тамашасын үткәрергә җыеналар.
Гөлнар Гарифуллина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев