
3.
«Казан Арена» янында урнашкан «Юркин парк»та тимераякларны прокатка бушлай бирәләр. 7 квадрат метрлы шугалакта шуудан тыш, биредә теләсә кем күңел ача ала.
Казан ипподромы исә «Кышкы Сабантуй»га чакыра.
4.
«Казан» гаилә үзәге каршында, быел беренче тапкыр, 7 гыйнварда, «Оранжевый ветер» дигән актив спорт фестивале узачак.
5.
Казан Кремле музей-тыюлыгы да бәйрәмнәргә бай программа әзерли. 27 декабрьдән 31енә кадәр Спас манарасында уникаль яктырткычлы шоу күрергә мөмкин булачак. Ул 2 гыйнварда кичке 6дан 10га кадәр кабатлап күрсәтелә. Башкала кунаклары һәм Казан халкы шулай ук «Новогодняя Казань» кичке экскурсиясен тамаша кыла ала. Моннан тыш, «Манеж» һәм «Эрмитаж» залларында балалар өчен әкияти күңел ачу чаралары көтелә. Казан Кремле музее да бәйрәм көннәрендә эш сәгатен үзгәртә. Яңа ел каникулларында алар иртәнге 10нан кичке 9га кадәр эшли.
6.
Зөя утрау-шәһәрчегендә 1-10 гыйнвар көннәрендә 11.00, 13.00, 14.30, 16.00 сәгатьләрдә «Сказ о Никите стрельце и царице Сююмбике» дигән әкият күрсәтелә. 1, 2, 7 гыйнварда кичке дүрттә ут тамашасы була. 2-7 гыйнвар көннәрендә көндезге 12дә һәм 2дә «Свияжские забавы» җырлы-биюле уен тамашасы көтелә. 3, 6 гыйнвар көннәрендә дә Зөягә барсагыз, интерактив уенда катнаша аласыз. Шулай ук Зөягә барганда уң якта калган «Татар авылы» этнографик музей комплексы да кунаклар кабул итәргә әзер.
7.
Бөек Болгар Яңа ел бәйрәмнәрендә «Яңа ел калейдоскобы» тамашасына чакыра.
8.
Алабуга тарих-архитектура һәм мәдәни музей-тыюлыгында да уен программалары оештыру каралган.
9.
Чистай музее да балалар өчен күңелле әкият-тамаша тәкъдим итә.

10. Арча районының
Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резиденциясенең ишекләре исә 25 гыйнварга кадәр ачык булачак.
Яңа ел каникулларында узачак чараларның бәясенә килгәндә, ул 300 сумнан башлана. Ярминкәләргә һәм Казансу буендагы бәйрәм чараларына керү бушлай.
Күргәнебезчә, чаралар күп. Әмма башкалада татар телендә генә уза торган тамашалар юк. Оештыручылар исә, бәйрәм бүләк итүче Кыш бабай белән Кар кызы да, башка геройлар да ике телдә сөйләшәчәк дигән фикерне алга сөрә. Янәсе, татар балаларыннан торган төркем килсә, уен-тамаша Тукай телендә булачак.
Туристларны йөртә торган автобуслар да куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Сергей Иванов сүзләренчә, техника паркы әле бик яшь. Аларның күбесе – Универсида вакытында алынган автобуслар.
Казанга туристлар, нигездә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килә. Шулай ук Идел буе, Үзәк, Урал федераль округларында яшәүчеләр дә Татарстанны үз итә. Республика буенча карасак, кышкы каникулда Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама халкы Казанга агыла.
Чыганак: http://intertat.ru