Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яңа дулкын" яшь иҗатчылар бәйгесендә катнашучыларның шигырьләренә җырлар язылган

“Калеб” яңа буын җыены кысаларында үткәрелгән “Яңа дулкын” яшь иҗатчылар бәйгесендә катнашучыларның шигырьләренә җырлар язылган һәм алар альбом булып чыгарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, музыкант Рәдиф Кашапов хәбәр итте. Әлегә альбом өчен җырлар туплана гына башлаган. “Калеб”нең “Яңа дулкын” шигъри спектакленнән соң Рәдиф Кашапов әлеге шигырьләргә җыр язу идеясе белән чыккан иде. Yummy Music лейблы белән хезмәттәшлек итүче музыкантлар идеяне күтәреп алганнар. Juna музыкаль төркеме Азат Миргаязов шигыренә җыр язган, Оскар Юнысов – Илнар Байназаров шигыренә, Рәдиф үзе яшь шагыйрәләр җырына унлап җыр иҗат иткән. “Ул җырлар бөтенләй башкача яңгырый. Мин үзем, гадәттә, алай язмыйм, – ди Рәдиф. – Андагы “Каеннарым” җыры, мәсәлән, Рөстәм Яхин җырларына тартым”. Искәртеп узабыз: музыкант Рәдиф Кашаповның 15 композициядән торган “Өмет станциясе” дип аталган икенче яңа альбомы чыкты. Ул Yummy Music лейблы кысаларында дөнья күргән. Рәдиф Кашапов – җырларның авторы һәм башкаручысы. “Калеб" яңа буын җыены яшь иҗатчыларның "Яңа дулкын” шигъри бәйгесен игълан итеп, яшь шагыйрьләр катнашында шигъри спектакль тәкъдим иткән иде. Камал театрының Кече залында үткән шигъри спектакльдә  27 әсәр яңгырады. Әлеге шигъри спектакль маттбугатта кызу бәхәсләр кузгатты.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев