Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа Чишмә районы Тубылгытау мәчете карамагында яңа төзелгән якшәмбе мәктәбе ачылды

Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылының “Бәйтуллаһ” мәчете эшли башлаганга 25 ел тулды. Шуны бәйрәм иткәндә мәчет карамагында яңа төзелгән якшәмбе мәктәбе дә ачылды. Икеләтә бәйрәм чарасына төзелеш химаячылары, кунаклар килде. Мәктәп ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов та катнашты, диелә “Шешминская новь” газетасында.

Моннан 25 ел элек авыл халкы акчасына бура алып, ул вакытта “Советская Татария” газетасы исемендәге колхоз рәисе Дилшат Әшрәпов (ул инде мәрхүм) гыйбадәтханәне төзү эшләрендә һәм уңайлыклар, җиһазлар белән тәэмин итүдә булышкан булган. Чирек гасыр вакыттан соң аның улы – район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт әтисенең эшен дәвам иттереп, мәчет каршында якшәмбе мәктәбе ачты. Мәктәп, җирле аксакаллар Зирекле мәчете каршындагы мәктәпне күргәч, алар үтенече буенча төзелгән. Уртак тырышлык белән төзелеп, 600 мең сумга төшкән мәктәпнең хәзер суы, электр уты кергән, уңайлыклары булдырылган, тик газ кертү сорала. Авыл халкы бу мәсьәләдә район хакимияте һәм химаячылар ярдәменә өмет баглый.

Якшәмбе мәктәбендә гарәп теле, ислам дине нигезләре укытылачак, ифтарлар, корбан мәҗлесләре үткәреләчәк. Биредә укытучыга мохтаҗлык юк, чөнки Чаллы мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Раил Фагыйзов бар, аның әнисе дә шунда укуын тәмамларга тора, шулай ук Илгиз хәзрәт җәмәгате белән белем бирә ала, дип яза район газетасы.

Тубылгытау халкын ике бәйрәм белән берьюлы котлаган район башлыгы Вячеслав Козлов: “Мин дә сезнең белән бергә шушы вакыйгага бәйле шатланам”, - дип, Дилшат Әшрәповны мактау сүзләре белән искә алды. Чыгышының ахырында ул химаячыларга рәхмәт белдерде, мәчет ихтыяҗларына дип 15 мең сумга сертификат, Рәхмәт хатлары һәм җирле аксакалларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Якшәмбе мәктәбе ишегенә аркылы сузылган кызыл тасма киселгәч, Раил Фагыйзов азан әйтте, Татарстан мөфтие киңәшчесе Айрат хәзрәт Әюпов вәгазь укыды, аннары корбан ашы уздырылды. Биредә район мәчетләре имамнары, авыл халкы сыйланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев