Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа Чабаксар шәһәрендә Чуашстан татарларының милли мирас фестивале узачак

26 гыйнварда шәһәрнең “Химик” Мәдәният сараенда “Милли мирас” дип исемләнгән фестиваль оештырылачак, анда Урмай авылының данлыклы “Мишәр” халык фольклор-эстрада ансамбле дә катнашачак, дип хәбәр итә Урмай авылы urmai.ru сайты. Концертта Яңа Чабаксарның “Ялкын” халык вокаль ансамбле, Шыгырдан авылыннан “Биләр” хореографик ансамбле, Комсомольск авылыннан “Островок” хореография ансамбле, танылган җырчы Фәридә, Илдус Шәйдуллин, Гөлнара һәм Наил Шәриповлар, Илнар Хисамов, Резилә Сиренеева, Азат Фәсхетдинов кебек башкаручылар, Яңа Чабаксардан саксофончы Хәйдәр Какаев чыгыш ясар дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев