Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яңа автомобиль яки фатирны теләсә кайсы салым органында теркәп булачак

3 августтан башлап салым түләүче үзенең яңа күчемсез милке яки автомобиле турында теләсә кайсы салым инспекциясенә хәбәр итә ала. Ә моңа кадәр алар бары хуҗаның яшәү урыны яки торак һәм автомобиль булган урында гына теркәлә иде. Бу хакта 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән "Россия Федерациясенең Салым кодексының беречне өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законда әйтелгән, дип яза "Российская газета". Искәртеп узабыз: физик затлар, инспекциядән белдерү хаты алмаган очракта,  салым салына торган транспорт чаралары яки күчемсез милекләре турында хуҗа кеше үзе хәбәр итәргә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X