Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ямал-Ненец автоном округында татар-башкорт иҗтимагый оешмаларының конференциясе узган

Ямал-Ненец автоном округындагы Ноябрьск шәһәрендә татар-башкорт иҗтимагый оешмаларының конференциясе узган иде. Бу очрашу Ямал төбәгендә яшәүче татарларны һәм башкортларны берләштерү максатын тотты, дип хәбәр итә төбәкнең “Ямал-Регион” телерадиокомпаниясе.

Конференцияне Ямал татарлары һәм башкортлары көнүзәк проблемаларны күмәкләшеп чишү җиңелрәк дигән нияттән оештырган. Очрашуда җирле чуашлар җәмгыяте вәкилләре дә катнашкан.

Бу җыенда татар җәмәгатьчелеге Ямалда милли газета чыгару тәкъдиме белән чыккан. Ноябрьскиның Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Лилия Малкова: “Без шәһәрдә татар һәм башкорт телләрендә үз газетабызны чыгарырга ниятлибез. Безнең талантлы язучыларыбыз бар, аларның да әсәрләрен шул газетада бастырып булачак”, – дип фикерләре белән уртаклашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев