Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Якутиянең Язучылар берлегендә татар поэзиясен якут теленә тәрҗемә итәргә ниятлиләр

Якутиянең Язучылар берлегендә киләсе елда заманча татар поэзиясен якут теленә тәрҗемә итеп, антология чыгарырга ниятлиләр. Бу хакта Якутия язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан һәм Якутия язучылары арасындагы иҗади элемтәләрне Якутиядә ике елга бер тапкыр оештырылучы “Благодать большого снега” Халыкара поэзия фестивале ныгыткан. Нәтиҗәдә, күптән түгел Татарстан китап нәшриятында “Төрки әдәбият” сериясе кысаларында, Якутиянең халык шагыйре Наталья Харлампьеваның татар телендә җыентыгы дөнья күрде. Аның төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен татар теленә нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәехов тәрҗемә иткән. Киләчәктә Татарстанда Якутиянең халык язучысы Василий Яковлев-Даланның да “Северные легенды” китабын татарчага тәрҗемә итү планнары бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев