Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яхшылык җирдә ятмый ул...

Гүзәлия һәм Ленар Садриевлар туган-үскән җирләрендә - Азнакай районының Чалпы авылында  яшьләр бер-берсен яратышып өйләнешәләр, читкә китмичә, ата-ана нигезендә төпләнеп яшәргә калалар, диелә район хәбәрендә. 1980 елда уллары Илнар, 1984 елда кызлары Эльмира дөньяга килә. Бераздан Эльмираның җитди авыру икәне, яшь гаиләне алда зур сынаулар көтүе билгеле була. Гүзәлия 25 ел инде кайнанасы белән бик тату яши. Кайнанасы акыллы киңәшләрен биреп, балаларны карарга булыша. Аның ярдәме, гаиләсенең ныклы терәге булмаса, Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, I группа инвалид бала белән Чалпы балалар бакчасында озак еллар хезмәт куя алыр идеме икән Гүзәлия? Эшендә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә бит. Авыру бала өстенә өченчесен – Ирекне алып кайтырга да көч таба ул. Яшьтәшләре балалар бакчасына, мәктәпкә барганда Эльмираның үзәге өзелеп, нинди кичерешләр белән аларга карап калганын Гүзәлия үзе генә белә. Балаларын: “Яхшылык җирдә ятмый ул”, – дип тәрбияли. Олы кешеләргә, укытучыларга хөрмәт белән карарга, тирә-күршеләргә ярдәмчел булырга өйрәтә. Абый-энеләре Эльмира өчен җан атып торалар. Кыз туганнарына атап ванна, бәдрәф, беседка, бассейнга кадәр ясап куйганнар. Эльмира урамны күрә алсын өчен үтә күренмәле койма корганнар. Тормыш иптәше Ленар да көченнән килгәнчә Эльмираны карарга булыша. Кечкенәдән баланы мунчада юындырырга күтәреп йөртешә. – Хәзер дә шулай ярдәм итә. Кайчандыр баланы инвалидлар йортына илтмисезме дип сораучылар да булды бит, – ди Гүзәлия. Гүзәлиянең әнисе Дөррикамал апаны тәрбияләп, соңгы юлга озату да бу гаилә җилкәсенә төшә. Район мәгариф идарәсе, Чалпы урта мәктәбе кайгыртуы астында өй шартларында Эльмира 8 ел укый. Әйбәт фикер йөртә. Бер генә минут та тик утырмый. Әдәби китаплар бик ярата. Аның укыган китаплары санап бетергесез. Күрше-тирә әбиләрнең телефоннарын көйләп бирә. Компьютерда бик оста эш итә. Кул эшләре белән дә яратып шөгыльләнә. Төсле җепләр, сәйлән белән чигә. Кереш белән беләзекләр, муенсалар үрә. Интернет аша яңа төр кул эшләренә дә өйрәнә. Тәгәрмәчле коляскада хәрәкәтләнүче Эльмираның күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашуы зур куаныч. Әле яңа гына Экология елына һәм Азнакай шәһәре оешуга 30 ел тулуга карата оештырылган күргәзмәдә катнашып, диплом, акчалата бүләк, Актүбә, Азнакай уенчыклары белән бүләкләнде. Район җитәкчелегенең игътибарына гаиләдә бик рәхмәтлеләр. Уллары да Чалпы урта мәктәбендә яхшы укыдылар. Бүгенге көндә Илнар гаиләсе белән Әлмәттә яши. Йорт төзекләндерү, дизайн эшләре белән шөгыльләнә. Кече уллары Ирек Әлмәт политехника техникумы студенты. Курс эшләрен иң алдан эшли, имтиханнарны үз вакытында тапшырып бара. Гаилә башлыгы Ленар – хуҗалыкның алдынгы механизаторы. Үз тырышлыклары белән бик матур йорт җиткереп керделәр. Ишле мал-туар асрыйлар. Эльмира укысын, кул эшләре белән шөгыльләнсен өчен йортта бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Китапларның, чигү җепләренең, энәләрнең, сәйләннәрнең тәртипләп куярга аерым урыннары булдырылган. Ата-ананың балаларга дөрес тәрбия биргәнлеге күзгә күренеп тора. Авырлыклар алдында югалып калмыйча, беркемнән ярдәм сорамыйча, үз тырышлыклары белән балаларны аякка бастыручы Ленар белән Гүзәлия авылдашларына гына түгел, барча кешеләргә үрнәк, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев