Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Яхшы эшләгәч, матур итеп яшисе дә килә!" - Нәфыйк Хөсәенов

Кукмара районының Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы көн саен 51 тонна сөт савып, 48 тоннасын сатуга чыгара. Бу районда җитештерелгән сөтнең дүрттән бере. Хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов бу хакта бүген Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде. Хуҗалыкта 3960 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1700 савым сыеры, 2340 баш дуңгыз исәпләнә. “100 гектар сөрүлек җиренә 66 баш шартлы терлек туры килә. 2016 елда 14500 тонна сөт, бер сыерга уртача 8580 кг туры килә. 1120 тонна ит, бер баш мөгезле эре терлеккә уртача 380 кг туры килә. Акчалата керемнең 93 процентын терлекчелек тармагы тәшкил итә. Алдагы елларга караганда бәясе югары булганлыктан, сөт җитештерүне алгы планга куябыз. Көн саен 51 тонна сөт савып, 48 тоннасын сатабыз. Бу районда җитештерелгән сөтнең дүрттән бере”, - дип сөйләде Нәфыйк Хөсәенов. Ул докладында терлекчелек комплекслары төзелеше турында сөйләде. “Соңгы ике елда 545 млн сумлык төзелеш эшләре башкарып чыктык. 1200 баш сыерга 360 млн сумлык мегаферма, узган елда 150 млн сумга буаз терлекләр өчен ферма торагы төзелде”, - диде. Хуҗалык рәисе 2017 елга куелган бурычларга тукталып, игенчелектә бөртеклекләрне гектарыннан 45-50 центнер күләмендә алырга, терлекчелектә бер шартлы баш терлеккә 35 ц терлек азыгы әзерләргә кирәк, диде. Алдагы ике ел эчендә көнлек савымны 65 тоннага, ит җитештерүне 1600 тоннага җиткерергә ниятлибез. Нәфыйк Хөсәенов, шулай ук, үсемлекчелек, машина-трактор паркы әзерлеге һәм башкалар турында сөйләде. “Яхшы эшләгәч, матур итеп яшисе дә килә. Хуҗалык һаман зурая” - дип ул чыгышының ахырында утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хуҗалыкта эшләүчеләрнең гозерен җиткерде. – Сезнең ярдәм белән төзелгән Вахит авылы мәдәният йорты каршында ял паркы булдырырга телибез. Республикадан да ярдәм булса, хуҗалык төзелеш чыгымнарының 20 процентын үз өстенә алырга әзер. Бу ниятебезне башкарып чыгарга сездән ярдәм сорар идек”. Нәфыйк Хөсәенов Рөстәм Миңнехановтан Президент ярдәмчесе Наталья Фишманны Вахит авылына кунакка җибәрүен сорады. “Ул үзенең креатив фикерләрен җиткерсә, без аны авыл җирлегендә иң матур парк итеп төзер идек”, - диде ул. Зал мондый кыю үтенечне алкышламый кала алмады. Татарстан Президенты да бу мөрәҗәгатькә битараф калмады: парк төзелеше мәсьәләсен көн тәртибенә кертү өчен, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бармы дип кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов министрның утырышта булмавына шелтәсен белдерде. Нәфыйк Хөсәеновка мөрәҗәгать итеп: “Һичшиксез, ярдәм итәрбез. 51 тонна сөт сауган хуҗалыкка бер парклык кына акча табарбыз”, - диде. Шунда ук Питрәчне исенә төшереп, аның җитәкчесенә: “Менә, синең район кадәр сөт сава бер хуҗалык. Синең район Казан янында, сиңа сөтне сату җиңелрәк”, - диде. Бу җәһәттән Президент “Просто молоко” ширкәте җитәкчесе Марат Моратовка да шикаять белдерелде. “Шундый резерв бар иде, димәк, син бөтен көчеңә түгел, ярты көчеңә генә эшләгәнсең, синең мөмкинлекләрең күбрәк иде. Акланма, һәркайсыбызның резервы бар”, – диде ул. Сөт җитештерү күрсәткечләрен 10 айда арттыруга ирешкән Вахит хуҗалыгын үрнәк итеп китереп: “Менә шундый хуҗалыкларга тигезләшергә кирәк. Анда да бернинди могҗиза юк, шундый ук кешеләр”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев