Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Яхшы эш табу өчен нәрсә эшләргә кирәк? (кадр хезмәте психологы киңәшләре)

Җәйге чорда студентлар гына түгел, гадәти хезмәткәрләр дә эш эзли икән. Статистика буенча, эштән күпләп китүләр, гадәттә, җәйге яллардан соңгы чорга туры килә. Бүгенге көндә яхшы оешмага, перспективалы эшкә урнашу ансат түгел. Беренче тапкыр эш белешергә барганда, нәрсәләрне истә тотарга? Җитәкче кеше алдында үзеңне ничек тотарга? Әлеге сорауларга кадр хезмәте психологы Людмила КУХАРЕНКО җавап бирә.

– Людмила Петровна, эш эзләү, гадәттә, резюме төзүдән башлана. Аны ничек дөрес итеп төзергә? – Ул артык озын булырга тиеш түгел, бер бит җиткән. Үрнәге интернетта бар, шуны да кулланырга була. Тик күпләр эш тәҗрибәсе дигән графада, иң беренче итеп, тәүге эш урыннарын яза. Башта соңгы яки хәзерге вакыттагы эш урынын язарга кирәк, ягъни исемлек башында соңгы эш урыны булырга тиеш. Ирешкән уңышларыгызны да күрсәтергә онытмагыз. Эш тәҗрибәсе булмаганнар укудагы уңышларын күрсәтә ала. Моңа аеруча игътибарлы булыгыз, чөнки, ничек кенә тупас яңгырамасын, сез үзегезне сатасыз. Көчле якларыгызны күрсәтергә омтылыгыз. Үзеңне тәкъдим итү дә резюмедан башлана бит. Төзеп бетергәч, өч кешедән укытып чыгыгыз. Ни өчен дигәндә, грамматик, орфографик хаталар калырга мөмкин, ә сезнең турындагы беренче тәэсирне кеше резюме аша ала. Әгәр дә сезгә шалтыратып, әңгәмә яки тест узарга чакырсалар, соңыннан аңлашылмаучанлык чыкмасын өчен, нинди вазифага карарга җыенуларын, оешманың кайда урнашканлыгын, әңгәмәнең нинди формада барачагын сорашыгыз. Күпме вакыт алачагын да сорарга кыенсынмагыз. Кем белән сөйләшкәнегезне истә калдырыгыз, офиска килгәннән соң аны эзләп табарга җайлы һәм ул кешегә исеме белән эндәшкәндә, аңа да күңелле булачак. Сезнең турында кешедә уңай тәэсир калачак. Һәр сөйләшү моментында моны истән чыгармагыз.

– Әңгәмәгә барырга җыенганда, нәрсәләрне истә тотарга? – Әңгәмәгә әзерлеккә шулай ук җитди карагыз. Йокыгызны туйдырыгыз. Дөрес итеп киенегез. Кием пөхтә, чиста, уңайлы, шул очрак өчен урынлы булырга тиеш. Гадәттә, хатын-кызлар – блуза, итәк яки чалбардан, ирләр костюмнан килә. Үзенең индивидуальлеген кием аша фәкать иҗади һөнәр ияләре: артист, дизайнер, рәссамнар гына күрсәтә ала. Офиска әңгәмә башланырга ун минут кала килегез. Соңга калып, үзегезгә ышанычны бетерәсез. Офиска бару юлларын, машина куярга урын булу-булмавын алдан ук өйрәнегез. Җитди сәбәп белән соңга каласы булсагыз, сәбәбен әйтеп кисәтегез. Тагын бер киңәш: документларыгызны матур папкага салыгыз. Күз үзеннән-үзе шуңа төшә, бу сезнең пөхтә, төгәл кеше икәнегезне белдерә. Резюменың бер күчермәсе үзегездә булсын. Тренинглар узганлык турындагы сертификатларыгыз булса, аларын да алыгыз. Кабул итү бүлмәсендә сәркатип (аны офис-менеджер дип тә әйтәләр) каршы ала. Аның белән дә итагатьле итеп сөйләшегез. Күпләр моңа игътибар бирми, ә юкка. Сәркатибнең дә сезнең турында әйткән сүзләре мөһим булырга мөмкин. Сөйләшү булмый, вакыты күчерелә дисәләр, канәгатьсезлегегезне күрсәтергә ашыкмагыз. Бәлки, сезнең стресска каршы торучанлыгыгызны тикшерәләрдер. Мондый хәйләкәр алымнар да кулланылырга бик мөмкин. Әңгәмә башланыр алдыннан телефоныгызны сүндереп яки тавышын басып куегыз. – Әңгәмә барышында булачак хезмәт хакың турында кызыксынырга ярыймы? – Ярый, әмма аны иң беренче итеп сорарга кирәкми. Мондый вазифага якынча күпме түләнәчәген сез барыбер белеп барасыз. Хезмәт хакын күпме алыр идегез дип сорасалар, әгәр дә югары зарплата өмет итәсез икән, ничек бар – шулай әйтегез. Үз-үзенә, тәҗрибәсенә ышанган кеше курыкмый сорый да ала. Кичәге студент та сорый ала андый хезмәт хакын, тик аны исбатлый да алырга кирәк. Яшь кеше булсам да, гаиләм бар, фатирга ипотека түлим дип әйтү дә гаеп саналмый. Оешманың эшчәнлеге турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплагыз. Шушы оешма, вазифа белән кызыксынуыгызны күрсәтергә тырышыгыз. Сорауларны үзегез дә бирегез. Аларны алдан әзерләп барыгыз. – Ни өчен эшегезне алыштырырга телисез дигәндә, моңа ничек итеп җавап бирергә? – Элеккеге яки хәзерге вакыттагы эш урыныгыз турында начар итеп сөйләргә кирәкми. Коллектив яки хуҗагыз турында бигрәк тә. Эштә конфликтлар туган булса да, үпкәгез никадәр зур булса да, өченче кешегә моны белү кирәкми. Хезмәт хакыгыз аз булса, күбрәк түләнә торган җир эзлим яки профессиональ яктан үсәргә телим дию гаеп саналмый. Ә менә проблемаларыгыз, кредитлар түләүнең авырлыгы турында сөйләү артык. Ни өчен безнең компаниядә эшлисегез килә дип сорасалар, биредә карьера үсешен күрәм, фирманың эшчәнлеге көчле тәэсир калдырды дип салпы якка салам кыстырыгыз. Әңгәмә тәмамланганнан соң, сезгә вакытларын бүлеп биргәннәре өчен, рәхмәт әйтергә онытмагыз. Сөйләшүнең нәтиҗәсе кайчан булачагын әйтмәсәләр, моны үзегез дә сорый аласыз.

***

13 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республика буенча эш бирүчеләр тарафыннан төрле һөнәр ияләре һәм белгечләр өчен 36,4 мең эш урыны тәкъдим ителгән, аларның 3495ендә торак белән тәэмин итәргә ышандыралар.  

***

Россия буйлап эш эзләүчеләр өчен trudvsem.ru порталы эшли. Анда гомумроссия вакансияләр базасы тупланган. Биредә читтән күчеп эшләүчеләргә ярдәм итә торган төбәкләр исемлеге дә бар. Шушы ук порталдан һәр төбәк турында аерым мәгълүмат алырга була, әйтик, анда уртача хезмәт хакының күпме булуы, эшсезләр саны, билгеле бер товарлар җыелмасына уртача бәяләр, фатир арендасы бәясе, икътисади үсеш темпы күрсәтелгән. Шул төбәктәге вакансияләр белән танышырга мөмкин. Идел буе округында уртача хезмәт хакы Татарстан, Пермь, Түбән Новгород, Самара – 27 000 сум Саратов, Чувашия, Киров, Ульяновск, Пенза – 23 000 сум Мари Эл – 21 000 сум Татарстанда ихтыяҗ булган эшче һөнәрләр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар (агымдагы елның 1 июленә) буенча, республикада кирәкле эшче һөнәрләр: машина йөртүче – 2006 эш урыны (уртача эш хакы – 27 157,0 сум); штукатур – 1152 эш урыны (уртача эш хакы – 21 765,0 сум); ташчы – 904 эш урыны (уртача эш хакы – 19 475,0 сум); балта остасы – 706 эш урыны (уртача эш хакы – 20 116,0 сум); аш-су остасы – 638 эш урыны (уртача эш хакы – 15 501,0 сум); электр-газ эретеп ябыштыручы – 489 эш урыны (уртача эш хакы – 29 880,0 сум); маляр – 487 эш урыны (уртача эш хакы– 22 146,0 сум); слесарь–ремонтчы – 370 эш урыны (уртача эш хакы – 24 293,0 сум); токарь – 287 эш урыны (уртача эш хакы – 29 009,0 сум); тегүче – 217 эш урыны (уртача эш хакы – 16 805,0 сум); тракторчы – 196 эш урыны (уртача эш хакы – 18 783,0 сум).
Дилбәр Гарифуллина, Шәһри казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев