Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә яңа "Милли секция" номинациясе игълан ителгән

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасыа дөньяның 27 иленнән 60 фильм кергән. Сергей Лаврентьев (Мәскәү) рәислегендәге сайлап алу комиссиясе составында кино белгечләре Иван Форгач (Венгрия), Сергей Анашкин (Екатеринбург) һәм Адилә Хәйбуллина (Казан). Экспертлар фикеренчә, барлык конкурс фильмнары, кинофестиваль тематикасына туры килеп, "Мәдәниятләр диалогы аша диалоглар мәдәниятенә" девизын чагылдыра. Татарстан режиссерлары фильмнары "Кыска метражлы уен фильмы ("Представь" - Илшат Рәхимбай), "Документаль кыска метражлы фильм" ("Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт" - Ренат Хәбибуллин)  һәм " Яшь Россия " ("Кыскарту" - Байбулат Батуллин) конкурс номинацияләренә кергән. Татарстан Республикасында төшергән тагын ун төрле жанрлы фильм "Милли секция" дигән яңа конкурс номинациясендә тәкъдим ителеп, фестиваль бүләкләре өчен көрәшәчәк. Дөньядагы иң дәрәҗле фестивальләрдә милли секция бар. Аның максаты булып үзләрендә җитештерелгән фильмнарны мөмкин кадәр күбрәк күрсәтү, милли кинематографны үстерү өчен мәйданчык тәэмин итү тора. Премия кино төшергән режиссер, продюсер яки компаниягә киләсе проектка инвестиция буларак тапшырылачак – акчалар яңа фильм төшерү өчен тотылырга мөмкин.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев