Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә дөньяның 61 иленнән 782 гариза теркәлгән

XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең уен, документаль һәм анимацион фильмнардан торган шорт-листы 1 июльгә әзер булачак. Бу хакта кинофестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә. XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү 1 июньдә тәмамланды – оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 61 иленнән 782 гариза теркәлгән һәм фестиваль фильмнарын сайлап алу эше башланган. Фестивальгә катнашырга теләк белдерүчеләр арасында 2016 елгы Канн кинофестивале призеры, Әфганстан режиссеры Шарбану Садат, танылган Кытай продюсерлары һәм режиссерлары Ван Сюэбо белән Чжан Вей, Таҗикстан кинорежиссеры һәм сценаристы Шарофат Арабова һәм башкалар бар. Быел мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан, «география» киңәйгәннән киңәя бара. 2013 елда 30 илдән 300ләп гариза кабул ителгән булса, 2015 елда 53 илнең кинематографистлары 600 эш җибәргән иде, 2017 елда исә катнашырга теләк белдергән илләр саны 60тан арткан, ә гаризалар саны 800гә якынлаша. 2017 елда кинофестивальдә катнашырга Әзербайҗан, Албания, Әфганстан, Алжир, Әрмәнстан, Австралия, Бәхрәйн, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Беларусь, Болгария, Венгрия, Грузия, Греция, Дания, Мисыр, Израиль, Иордания, Ирландия, Индонезия, Һиндстан, Иран, Ирак, Италия, Испания, Казахстан, Кыргызстан, Канада, Катар, Кытай, Күвәйт, Латвия, Ливан, Мальта, Малайзия, Марокко, Монголия, Мьянма, Непал, Нидерланд, Нигерия, Берләшкән Гарәп әмирлекләре, Палестина, Польша, Россия, Америка Кушма Штатлары, Словакия, Сирия, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Филиппин, Финляндия, Шри-Ланка, Швеция, Швейцария, Көньяк Африка, Югославия, Япония кинематографистлары теләк белдерде. Мальта, Мьянма һәм Филиппин кинематографистларының эшләре беренче тапкыр тәкъдим ителде. «Без бөтен 193 илдән дә Казан кинофестиваленә режиссерлар килсен дип омтылмыйбыз. Гаризалар саны артуны без профессиональ җәмгыятьтә Казан кинофестиваленең популярлыгы артуы буларак кабул итәбез һәм бу бик шәп», – ди фестивальнең программа директоры Альбина Нәфыйгова. Аның сүзләренә караганда, быел Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән (Непал, Шри-Ланка, Һиндстан, Малайзия, Индонезия, Бангладеш) гаризалар күп кабул ителгән. Россиядә җитештерелгән фильмнар саны да арткан, Мисыр һәм гарәп илләре кинематографы да бик киң тәкъдим ителгән. Фестиваль фильмнарын кино белгече Сергей Лаврентьев (Мәскәү) җитәкчелегендәге махсус комиссия сайлап ала. XIII Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев