Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

X Бөтенроссия Спас ярминкәсенә рәхим итегез!

4-6 августта Алабугада X Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Традиция буенча ярминкә шәһәрнең тарихи өлешендә Шишкин буасы янында “Яшьләр” стадионында үткәрелә. Спас ярминкәсендә зәркан эшләнмәләр, милли киемнәр, мамык, агач, керамика, күн, пыяла эшләнмәләр һ.б. тәкъдим ителәчәк. “Осталар шәһәрчеге”ндә остаз дәресләре оештырылачак, аларда теләгән барча кеше үз куллары белән сувенирлар ясый алачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкәртүче сәнәгать продукциясе дә күп булачак. Кунаклар алдында профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлар чыгыш ясавы көтелә. Быел Спас ярминкәсендә беренче тапкыр Татарстан Республикасы музейлары урамы эшләячәк, Россия Нәсел утарлары фестивале узачак. Ә нәни кунаклар өчен Су фонарьлары фестивале оештырыла.  
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев