Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"WorldSkills" дөнья чемпионатының талисманын ясауга бәйге игълан ителде

45 нче тапкыр оештырылучы “WorldSkills” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының талисманын ясауга бәйге игълан ителде, дип хәбәр итә Татарстанның “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” оешмасы. Мәгълүм булганча, әлеге чемпионат 2019 елда Казанда узачак.

Чемпионатның талисманын сайлау бәйгесе агымдагы елның 2 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Тәкъдим ителгән эскизларга 3-23 декабрь аралыгында интернетта тавыш бирү оештырылачак. Иң күп тавыш җыйган биш хезмәт арасыннан җиңүчене жюри билгеләячәк, ул 100 мең сум күләмендә премиягә ия булачак.

Төп таләп – 45 нче чемпионат билгесе эшче һөнәрләрен танытырга, шулай ук Россия һәм Татарстанның милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев