Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

WorldSkills-2019да Татарстанны 13 компетенциядә 14 катнашучы тәкъдим итәчәк

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45нче дөнья чемпионатында катнашачак илкүләм җыелма команда составына Татарстаннан 14 конкурсант керәчәк.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45нче дөнья чемпионатында катнашачак илкүләм җыелма команда составына Татарстаннан 14 конкурсант керәчәк. Алар 13 компетенциядә көч сынашачак. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов педагогик белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Казанда узачак дөнья чемпионатында катнашу өчен илкүләм җыелма команданың төп составы билгеләнгән, анда республика 13 компетенция буенча 14 конкурсант тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Барлыгы 56 төп компетенция тәкъдим ителә», - дип сөйләде докладчы.

Андрей Поминов искә төшергәнчә, 50 көннән соң Казан һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. «Бүген ресурс үзәкләре WorldSkills хәрәкәте үсешенең терәк нокталары булып тора», - диде ул.

Мәгариф министрының беренче урынбасары сүзләренчә, Татарстанда WorldSkills Russia берлеге тарафыннан 27 һөнәр буенча 16 махсус компетенция үзәге аккредитацияләнгән. «2017 һәм 2018 еллар йомгаклары буенча республика әлеге күрсәткеч буенча Россиянең башка төбәкләре арасында алдынгы урыннарны алды», - диде ул.

2014 ел белән чагыштырганда, төбәк чемпионатларында тәкъдим ителгән компетенцияләр саны дүрт тапкырга, конкурсантлар һәм экспертлар саны өч тапкырга артты, дип өстәде докладчы.

«Хәрәкәт үсешендә эксперт берләшмәсе төп рольне уйный. 2014 ел белән чагыштырганда, республикада сертификацияләнгән экспертлар саны җиде тапкырдан арткан. Республика экспертларын илкүләм һәм халыкара дәрәҗәгә чыгару буенча актив эш алып барыла», – диде Поминов.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills International дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Чарада 60 илдән 1,6 меңгә якын яшь белгеч катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачаклар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189333/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев