Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

WorldSkills-2019 югары дәрәҗәдә узачак – Дмитрий Ливанов

Бюджетка кагылышлы дискуссияләргә карамастан, Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты уздырылачак. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте, дип белдерә “Интерфакс”. “Сүз финанслауны кыскарту турында бармый. Әлбәттә, бюджет процессы барышында ниндидер төзәтмәләр кертелергә мөмкин, әмма 2019 нчы елда безнең өчен бик мөһим булган бу вакыйга иң югары дәрәҗәдә узачагына тулы гарантия бирәсем килә”, - дип министрның “Россия 24” телеканалына интервьюсында әйткән сүзләрен китерә ведомствоның матбугат хезмәте WorldSkills International – халыкара хәрәкәт. Аның максаты – эшче һөнәрләрне популярлаштыру, бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусы һәм стандартларын арттыру. Бу хәрәкәт Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда актив хуплана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев