Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"ВУЗларда дүрт еллык белем алуга күчүне хата дип саныйм" - МДУ ректоры Виктор Садовничий

М.В.Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовничий югары белем бирүдә Болон системасына (дүрт ел бакалавриат һәм ике ел магистратурада уку) күчүне хата дип атаган һәм биш еллык укуга кире кайтырга тәкъдим иткән. Бу хакта "ТАСС" яза. "Тагын бер тапкыр кабатларга мәҗбүрмен. Мин югары мәктәптә дүрт еллык белем алуга күчүне хата дип саныйм", - дип белдергән ул "Инновацион тәҗрибә: фән һәм бизнес" III Конгрессында чыгыш ясап. Аның сүзләренчә, Европа профессиональ стандартларны берләштереп, белем бирүне шул рәвешле оештырган. "Ни кызганыч, без дүрт еллык, кайбер очракларда хәтта өч еллык белем бирүне үзебезнең югары мәктәпкә күчердек", - дип билгеләп үткән МДУ ректоры. Ректор фикеренчә, мондый уку барышында өйрәнү предметы бик гомумиләштерелә. "Минемчә, без көнбатышның алдынгы университетлары кебек үк, биш, алты ел укырга тиеш", - дип өстәгән ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев