Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владмир Путин "туры элемтә" вакытында нинди сорауларга җавап бирде?

Һәр елдагыча, быел да Россия Президенты Владимир Путин халык белән турыдан-туры элемтә оештырды. Исегезгә төшерәбез, әлеге чара 2002 елдан бирле үткәрелә, шул вакыт эчендә Владмир Путин, премьер-министр вазыйфасын да кертеп, 15 “туры элемтә” уздырды. Быел халыктан 1,6 млн сорау кабул ителгән. Алардан аңлашылганча, кешеләрне хезмәт хаклары, пенсияләр, пособие, торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы мәсьәләләр борчый.

Анда кузгатылган кайбер иң кызыклы сорау һәм җавапларны тәкъдим итәбез.

“Фәкыйрьләр саны арта”

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, ил халкының 13,5 проценты фәкыйрьлек чигендә яши. Аның фикеренчә, иң кискен һәм хәл ителмәгән проблемаларның берсе - соңгы берничә ел эчендә гражданнарның керемнәре кимү һәм фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр арту. - Иң кызганыч вазгыять 90нчы еллар башында һәм уртасында салынды. Ул чакта халыкның өчтән бере диярлек фәкыйрьлек чигендә яшәде, - дип искә төшерде Владимир Путин. Бу уңайдан иң яхшы күрсәткечләр 2012 елда күзәтелгән, ул чакта халыкның 10,7 проценты фәкыйрьлек чигендә булган. Хәзерге күрсәткечләр 13,5 процентка җиткән. - Карап торышка әллә ни күп тә түгел кебек - аерма берничә процент кына, әмма ул процентлар артында уннарча, йөзләрчә мең кеше язмышы ята, шуңа күрә без бу хакта уйларга тиеш, — дип билгеләп үтте Президент.

Чүплекләр мәсьәләсе

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында чүп яндыра торган заводлар технологиясен югары бәяләде. Мәгълүм булганча, аларның берсе Татарстанда төзеләчәк. Ул әлеге япон технологиясенең чүплекләр белән бәйле проблемаларны чишәчәген билгеләп үтте. - Бу эшне мөмкин кадәр тизрәк башкарып чыгарга кирәк. Әлеге мәсьәләләрне хәл итәр өчен федераль бюджеттан 5 млрд сум акча бүленеп бирелгән. Калдыклар турындагы канун гел чигерелеп килә – әлеге вакытта 1 гыйнварга кадәр күчерелде. Ул халыктан экология өчен акча җыю белән бәйле булачак. Кешеләр аңлармы? Әлбәттә, аңлаячак. Аның өчен акчаларның кая китәчәген белергә кирәк, - диде ул. Искәртеп үтик, әлеге заводлар төзелеше белән Ростех шөгыльләнә. Шуның белән бергә, Президент чүплекләр белән бәйле кискен проблеманың хөкүмәтнең көн тәртибендә булуын һәм мөмкинлек булу белән аның чишеләчәген җиткерде.  

“Яслеләргә - аерым программа”

  Уфаның перинаталь үзәгендә эшләүче акушер-гениколог Руслан Гарифуллин: “2018 елдан соң ана капиталы программасы дәвам ителәчәкме, ул өченче һәм аннан соңгы балаларга биреләчәкме”, - дип сорады. Путин әйтүенчә, Россиядә балалар туу яхшы темплар белән бара. Шул ук вакытта 20-29 яшьләрдә бала табучылар – 34 процентка, ә 38-39 яшьлек яшь әниләр 35 процентка кимегән. “Тагын да зуррак чокырга утырмас өчен” төрле чаралар күрергә кирәк. Шуларның берсе – ана капиталы. Хәзерге вакытта аны  7 миллион хатын-кыз алган һәм 3,5 миллионы кулланган да инде. Демографик хәл авыр булган төбәкләрдә өченче бала өчен түләүләр кертелгәч,  туучылар саны 37 процентка арткан. Россия лидеры, туучылар саны артсын өчен, алга таба да һәртөрле социаль чаралар булырга тиеш, дип саный. Анда ана капиталын озынайту һәм аңа үзгәрешләр кертү дә керә. Балалар бакчалары белән проблемаларны уңай якка хәл итү дә социаль сәясәттә зур алга китеш. - Әмма яслеләр юк. Ә үз профессияләреннән “төшеп каласы” килмәгән яки һөнәр үзләштерәсе килгән яшь әниләргә алар бик кирәк.  Шуңа күрә алар өчен аерым программа эшләнергә тиеш, - диде ул.

Ашка – аш

Россия Көнбатыш партнерларга карата санкцияләрне, алар тарафыннан шундый ук карар булган очракта, бетерәчәк. Россия Президенты туры элемтә  барышында бу темага да тукталды. - Безнең хөкүмәт санкцияләрне агымдагы елның 31 декабренә кадәр озайтты. Икътисадыбызга карата чикләүләр керткән илләр белән мөнәсәбәтләрнең нинди юнәлештә үсеш алуына караячакбыз, - дип билгеләде Путин. – Чикләүләрне һаман-һаман озайтуга килгәндә, әгәр дә партнерларыбыз безнең икътисадка карата санкцияләрне гамәлдән чыгарса, без дә шулай ук җавап бирәчәкбез.

Туры элемтәнең беренче нәтиҗәсе

“Звезда” телеканалы хәбәр иткәнчә, Президент, Ставрополь краеның губернаторы Владимир Владимировка тәнкыйть сүзләре әйткәч, ул эштән китүе турында гариза язган (дөрес, соңрак бу хәбәрне губернаторның матбугат сәркатибе кире какты). Эш шунда ки, Президент белән туры элемтә вакытында Ставрополь краенда яшәүче кыз мөрәҗәгать итте. Ул су басудан зыян күргән өчен матди ярдәм булмавына зарланган. Шуннан соң Президент Владимир Путин: - Бу минем башыма сыймый торган бик тә сәер хәл, чөнки су басудан зыян күргән гаиләләр өчен акчалар Ставрополь краена федераль бюджеттан күчерелде. Әлеге уңайдан губернатордан: “Владимир Владимирович, акчалар кайда?” дип сорыйм, - диде. Моннан тыш, Путин компенсация түләү мәсьәләләре буенча прокуратурага тикшерү эше башларга кушты.

Пенсия яшен озынайту

Туры элемтә вакытында пенсия яшен озынайту турындагы мәсьәлә дә кузгатылды. Президент әйтүенчә, карар әлегә кабул ителмәгән, ләкин башка илләр тәҗрибәсен өйрәнүче кайбер экспертлар фикеренчә, Россиядә дә пенсия яше озынайтылыр ахыры.

- Мин моңа бик сак карарга кирәк дип саныйм. Әлегә карар кабул ителмәгән, әмма бу мәсьәлә чыннан да тикшерелә, - диде Илбашы.  

“Икенче оныгым туды”

  - Күптән түгел генә икенче оныгым туды, - дип җавап бирде Президент туры элемтә вакытында гаиләсе турындагы сорауга. - Имеш-мимешләргә карамастан, балаларым Мәскәүдә яши. Оныкларым да бар.  Мин аларның “патша малайлары” булып түгел, гадәти балалар булып үсүен телим. Әгәр исемнәрен һәм яшьләрен әйтсәм, аларны тынычлыкта калдырмаячаклар. Шуңа күрә аңлавыгызны сорыйм. Президент әйтүенчә, аның балалары фән һәм мәгариф белән шөгыльләнә.
“Керченский күперен төзү графиктан алда бара. Аны вакытында тапшыру буенча бернинди дә шик юк. Подъезд юллары – аерым кискен мәсьәлә”. “Сириядә алынган тәҗрибә бик кыйммәтле. Армия анда яңа коралларны куллана алды. Россиянең хәрби авиациясе Сириядәге хөкүмәт гаскәренә алга таба да ярдәм итәчәк”. “Мин безнең халыкның кәефен беләм – Американы дошманыбыз дип санамыйбыз”. “Мине алдарга телиләр икән – каударланмыйм. Бу кешенең нинди сәбәпләре булуын ачыкларга тырышам. Әмма мин аны онытмаячакмын”.
 
Зөһрә Садыйкова, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев