Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владивосток шәhәренең "Дуслык" татар-башкорт җәмәгать оешмасы милли мәдәниятне үстерү өчен грант откан

Владивосток шәhәренең “Дуслык” татар-башкорт җәмәгать оешмасы Приморье башкаласы хакимиятеннән “Россиянең мәдәният чишмәләре” ациясен үткәрү өчен матди ярдәм алачак. Бу турыда Владивосток шәhәре рәсми сайтында хәбәр ителә. Әлеге җәмәгать оешмасы халыклар берлеген саклап калу hәм үсеп килүче буынны татарларның hәм башкортларның йолалары, гореф гадәтләре белән таныштыру чаралары үткәрү өчен 150 мең сум грант откан. “Дуслык” оешмасы әгъзалары укучылар алдында ике тугандаш халыкның мәдәнияты турында чыгышлар ясаячаклар. Шулай ук яшьләрне татар халык музыка инструментлары тальян гармун, сыбызгы, башкорт инструментлары курай, кубыз белән якыннан таныштырачаклар. Лекцияләрдән тыш татар-башкорт халык җырлары яңгыраячак, биюләре күрсәтеләчәк. Грант акчасына шулай ук милли киемнәр, музыка кораллары алу күздә тотыла. “Дуслык” – Владивостокта үткәрелүче күп кенә милли чараларда чыгыш ясаучы hәм аларны оештыручы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев