Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете бәйрәме белән котлады. "Россия мөселманнары күп гасырлык дини, тарихи, мәдәни традицияләргә таянып, үз җәмгыятьләрендә, туганнары һәм якыннары арасында Ураза гаете бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көннәрдә ураза вакытында алган рухи яңарышка нәтиҗә ясала, ярдәмгә мохтаҗларга игътибар күрсәтелә. Бүген без Россия мөселманнары өммәтенең ничек яшәүләрен күрәбез: мәчетләр торгызыла, Болгар ислам академиясенә нигез салынган, университетлар һәм мәдрәсәләр ачыла, Ислам дине буенча белем бирүне һәм мөселманнарның хаҗ кылуын оештыру камилләшә. БДБ илләре мөфтиятләре һәм чит илләр дин кардәшләре белән хезмәттәшлек киңәйтелә", - дип билгеләп үтелә РФ лидеры котлавында. Владимир Путин мөселман җәмгыятенең милләтара һәм динара диалог үсешенә керткән өлешен, хәйриячелек һәм мәгърифәтчелек эшләрендә дәүләт һәм җәмәгатьчелек оешмалары белән актив элемтәсен билгеләп үтте. "Мондый нәтиҗәле, күпкырлы эшчәнлек барлык җәмгыятьтән хуплау таба, гражданнар татулыгын саклауга этәрә", - дигән РФ Президенты. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев