Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин Россия гражданнарына телемөрәҗәгате вакытында пенсия законындагы үзгәрешләр турында фикерләрен әйтте

Ил башлыгы пенсия яшен хатын-кызлар өчен 63 түгел, ә 60 яшькә кадәр арттыруны тәкъдим итте. Күп балалы әниләр пенсиягә алдан чыга. Өч баласы булганнар – өч ел, дүрт баласы булганнар дүрт ел алдан чыгачак. Биш һәм аннан да күбрәк балалары булганнар пенсиягә 50 яшьтән чыга. Якындагы ике елда пенсиягә элеккеге закон нигезендә чыгарга тиеш булучылар пенсияләрен алты айга алдан рәсмиләштерә ала. Пенсия яше алдындагы кешене эштән җибәргән, шулай ук яшенә карап эшкә кабул итмәгән өчен, административ һәм җинаять җаваплылыгы карала. Эш бирүче һәр елны пенсия яше алдындагы хезмәткәрләргә, эш хакын саклап, түләүсез диспансеризация өчен ике көн бирергә бурычлы. Россия Хөкүмәте административ чаралардан тыш, пенсия яше алдындагы хезмәткәрләрне эшкә алу һәм аларны эштә саклап калу өчен бизнеска стимул бирәчәк. Шулай ук Путин Хөкүмәткә пенсия яше алдындагы хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча махсус программаны раслауны йөкләде. Моннан тыш, дәүләт башлыгы 2019 елның 1 гыйнвареннан пенсия яше алдындагы хезмәткәрләргә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен хәзерге 4 мең 900 сумнан 11 мең 280 сумга кадәр күтәрүне һәм шундый түләүне бер елга билгеләүне тәкъдим итте. Булган ташламалар Себердәге аз санлы җирле халыкка, шулай ук шахтерларга, кайнар цехларда эшләүчеләргә, химик җитештерү өлкәсендәгеләргә, чернобыльчеләргә һәм башка кайбер категория гражданнарга саклана. Авыл халкына ярдәм итү өчен, 2019 елның 1 гыйнвареннан авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким эшләмәгән кешеләргә билгеләнгән пенсияләренә 25 процент өстәмә түләү кертелә. Алдан пенсиягә чыгу стажы кими: хатын-кызлар өчен ул 37, ир-атлар өчен 42 ел була. Пенсиядәге үзгәрешләр эшләнеп беткәнче, 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булган күчемсез милеккә һәм җиргә каралган салымнар буенча барлык федераль ташламалар саклана.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев