Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин Россия авиатөркемен Сириядә урнаштыруны ратификацияләү турында закон имзалаган

"Россия авиация төркеме Сирия Гарәп Республикасы территориясендә Сирия ягы үтенече буенча һәм Хмеймим (Латакия провинциясе) аэродромына урнаштырылган. Ике ил килешүе буенча аэродром территориясеннән һәм инфраструктурасыннан Россиягә ягына бушлай кулланырга рөхсәт ителә", - диелгән документ текстында. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

8 октябрьдә бу килешү Дәүләт Думасы тарафыннан расланган, 12 октябрьдә килешүне Федерация советы хуплаган. Килешү төркем составын һәм структурасын, аны урнаштыру шартлары һәм функцияләре, Сирия территориясендә РФ кораллы көчләре авиация төркемен куллану мәсьәләләрен җайга салучы халыкара-хокукый нигезләр урнаштыра дип ачыклык керткән РФ Гражданнар оборонасы эшләре министры урынбасары Николай Панков.

Бүгенге Россия тарихында киңкүләмле хәрби кампанияләррнең берсе - Сириядәге операция 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Аның максаты Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" боевикларын юк итү һәм Сирия Президенты Башар Асадның тарафдарлары һәм дошманнары арасындагы кризисны сәяси җайга салуга күчү иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев