Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин Рәҗәп Эрдоган белән очраша

Россия Президенты Владимир Путинның бүген Төркиягә сәфәре планлаштырылган. Анда ил Президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашуы планлаштырылган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия-Төркия мөнәсәбәтләре, төбәк һәм халыкара көн үзәгенә куелган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак, илләр арасында документ имзалау планлаштырылган", - диелгән хәбәрдә. Путин шулай ук Истанбулда XXIII дөньякүләм энергетика конгрессының махсус сессиясендә катнашачак. Форум кысаларында башка дәүләтләр башлыклары белән очрашулар көтелә.

Бу Путинның җавап визиты дисәк тә була - августта Россия һәм Төркия президентлары Санкт-Петербургта очрашканнар иде. Бу Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең 2015 елның 24 ноябрендә Төркия тарафыннан Россиянең Су-24 самолеты бәреп төшерелгәннән соң кискенләшкән чор тәмамлангач беренче очрашулары булды. Эрдоган гафу үтенүгә карамастан, Төркиянең рәсми матбугаты әле дә бомбардировщик ил чиген бозган дип белдерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев