Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин җитәкчелегендә узган милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Татарстан халыклары дуслыгы йортын үрнәк итеп китерделәр

Әстерханда Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә узган милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Татарстан халыклары дуслыгы йортын үрнәк итеп китерделәр, дип хәбәр итә addnt.ru.

Утырыш Россиядә дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин Россиядә ил халыклары бердәмлеге елын үткәрергә тәкъдим итте. Ул ел дәвамында илнең этнокультура төрлелеге проблемаларын карарга кирәклегенә басым ясады. Аның фикеренчә,  концертлар белән фестивальләр үткәрү генә аз.

- Һәр субъектта да диярлек милләтләргә бергә тупланып эшләр өчен мәйданчыклар бар. Әйтик, Казанда Дуслык йорты эшләп килә, аның республика районнарында җиде филиалы да булдырылган. Аларда милли-мәдәни автономияләр урнашкан, милләтара диалогны оештыру яхшы куелган. Бәлки, Россия халыклары бердәмлеге сараен федераль дәрәҗәдә булдырырга да вакыт җиткәндер. Аның методик эш өчен яхшы бинасы, китапханәсе, музее, концерт залы да булырга тиеш, - дигән фикер җиткергән ул.

Владимир Зорин әйтүенчә, милли-мәдәни берләшмәләр, коммерцияле булмаган һәм коммерция оешмалары гражданлык җәмгыятенең актив секторы булып тора, алар җәмгыятьнең рухи һәм мәдәни бердәмлеген  ныгыту эшчәнлегендә мөһим роль уйный.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев