Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

России Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән 8 декабрьдә мөрәҗәгать итәчәк, ә 22 декабрьдә йомгаклау конференциясендә 2016 елга нәтиҗәләр ясаячак. Бу хакта Хөкүмәткә һәм Дәүләт Думасына якын чыганакка сылтама белән “Известия” газетасы яза.

РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мондый чараларга анонс бирмим дип, Юллама белән чыгыш ясау датасы һәм темасы турында шәрехләүдән баш тарткан. Әмма “Президентның һәр Юлламасында эчке сәясәт мәсьәләләренә игътибар ителә” дип билгеләп үткән.

РФ Президенты ел саен декабрь аенда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясый һәм Россия һәм чит ил журналистлары катнашында матбугат очрашуын үткәрә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев