Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Владимир Батраков: “Казан мөселман киносы фестивале әзер, финанслау гына юк”

Казан мөселман киносы фестиваленә әзерлек эшләре башланган. Бүгенгә фестивальнең жюри әгъзалары исемлеге әзерләнгән, конкурс программасына кызыклы фильмнар сайланган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте. “Татаркино” оешмасы вәкилләре төрле фестивальләргә чыгып, кинокартиналарны сайлады, аларны төшерүчеләр белән аралашты. Бар да алдан уйланылган план буенча бара”, - диде ул. “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков сүзләренчә, фестиваль әзер, аны иртәгә үк башларга мөмкин. Әмма чараны финанслау мәсьәләсе, һәр елдагыча, кискен тора. “Безнең 2 млн сум акчабыз бар, тагын 8 млн сумны каян алырбыз, билгесез. Фестиваль башлана, ә безнең түләргә акча юк. Һәрвакыттагыча, барысын да бурычка эшләячәкбез. Бу исә фестивальнең сыйфатына зыян китерәчәк”, - диде ул борчылып. Гүзәл Шәрипова билгеләп үткәнчә, ТР Финанс министрлыгы тарафыннан фестивальнең сметасына экспертиза ясалган һәм аны уздырырга 8 млн сум күләмендә акча җитә дип раслаган. “Фестивальнең узган ел сметасы 14 млн сум. Былтыр да баштан 8 млн сум акча бүленде, калганнары исә соңрак. Билгеле инде, кыенлыклар килеп чыкты. Хәзер без республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать әзерлибез һәм ул акчаларны соңыннан түгел, алдан алырга телибез”, - диде министр урынбасары. Ул шулай ук фестивальгә тотыла торган акчаларны республика бюджетын кабул иткәндә үк исәпләүне сорап, парламент вәкилләренә гозерен җиткерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев