Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Виталий Мутко һәм Рөстәм Миңнеханов "Самара-Арена" стадионында төзелеш эшләре белән танышты

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко, «"Россия-2018" оештыру комитеты» генераль директоры Алексей Сорокин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Самара-Арена» стадионында төзелеш эшләре белән танышты. Кунакларны «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин озатып йөрде, дип хәбәр итә Самара өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте. Шулай ук объектта төзелеш барышын Татарстан һәм Самара өлкәсе төзелеш министрлары Ирек Фәйзуллин һәм Алексей Гришин карады.

Самарада яңа стадион Россиядә 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында бара. «Самара-Арена»да ил беренчелегенә алты матч узачак. Татарстанның «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе биредә генераль подрядчы буларак катнаша.

Равил Җиһаншин кунакларга сөйләвенчә, бүгенге көндә объектның әзерлеге 48-50 процентны тәшкил итә. Бетон эшләре 88 процентка үтәлгән, вакытлыча һәм төп металл конструкцияләрне монтажлау эшләре бара.

Хәзерге вакытта төзелеш мәйданында 1700 ләп кеше эшли һәм 140 техника хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе матбугат хезмәте.

Рустам Минниханов и Виталий Мутко посетили строящийся стадион «Самара-Арена»

Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко эш барышы белән танышып чыкты.

«Футболны бездә салкын вакытта да уйныйлар. Әгәр дә без стадионда җылылыкны да кайгыртсак, матчларга килүчеләр тагын да күбрәк булачак», – дип билгеләп үтте Виталий Мутко. «Самара-Арена»да эшләрне төгәлләү 2017 елның декабрь аена планлаштырылган

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев