Вильнюс урамында татар телендә язылган табличка пәйда булган!

Аның ачылыш тантанасында Литва татарлары берлеге рәисе Адас Якубаускас катнашкан. Шулай ук Татар мәдәни үзәге рәисе Әлмирә Пармаксизоглу, Төркия Татар мәдәни үзәге рәисе Осман Эндер һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты, дип яза obzor.lt.

Җыелучыларны “Илсу” татар фольклор ансамбле чыгышы сөендергән.

Төрле төлләрдә язылган урам табличкалары пәйда булу Литва башкаласында узучы “Ачык Вильнюс” акциясенең бер өлеше. Исландийос урамында исланд, Руссу урамында рус, Варшувос урамында поляк, Вашингтоно скверында инглиз телендә язылган табличкалар урнаштырылган. Шуңа да карамастан, табличкалар рәсми түгел. Алар илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне чагылдыручы урам дизайны элементлары булып санала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: