Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

VII Татар яшьләре форумына 700 гә якын делегат чакырулы

4-7 август көннәрендә Казанда VII Татар яшьләре форумы узачак.  Оешманың җитәкчесе Тәбрис Яруллин “Татар-информ” МА журналистына форумның программа проекты әзерләнә башлавы хакында хәбәр итте. “Форумда быел 700 гә якын делегат катнашачак, чакырулар   җибәрелде. Алар дөньяның 30 иленнән һәм Россиянең 60 төбәгеннән киләчәк”, - диде ул. Тәбрис Яруллин сүзләренчә, быелгы форум тулысынча проектларга багышланачак һәм секцияләр дә проектлар мәктәбе форматында эшләячәк.   Форумда катнашучылар өчен тарих һәм туризм,  татар теле һәм интернет, пиар һәм журналистика, бала үстерү һәм тәрбия мәсьәләләре, этно-мәдәни проектлар менеджменты юнәлешләрендә секцияләр каралган.  “Элекке елларда без резолюцияләр кабул иткән булсак, быел проектлар мәктәбендә барлыкка килгән идеяларны, тәкъдимнәрне яңгыратуны планлаштырабыз”, - диде Татар яшьләре форумы җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев