Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны теркәү тәмамланды

VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны теркәү тәмамланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының пресс-холлында республика мәгълүмат чаралары белән үткәрелгән сөйләшүдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. “Бүген кайбер нәтиҗәләрне чыгарырга була. Быел 13 августта бер мандатлы сайлау округлары буенча тәкъдим ителгән кандидатларны теркәү процедурасы төгәлләнде. Татарстан буенча сәяси партияләрдән 42 һәм Түбән Кама бер мандатлы сайлау округыннан үзен-үзе тәкъдим иткән 1 кандидат – барлыгы 43 кандидат теркәлде. Көндәшлек шактый зур, күңелсез булмаячак”, - дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин. Шул ук вакытта Россия ҮСК федераль исемлекләрне теркәү эшен төгәлләгән. “Шул рәвешле, федераль округ буенча сайлау кампаниясендә 14 сәяси партия катнашачак”, - дип өстәде Татарстан ҮСК рәисе. Теркәү процессы нормаль эш режимында закон кысаларында үтте, дип аеруча басым ясап әйтте ведомство башлыгы. Мәсьәләләр оператив рәвештә хәл ителде, бөтен кандидатларга да кирәкле булган консультация бирелде һәм юридик ярдәм күрсәтелде. “3 августтан территориаль сайлау комиссияләре учеттан төшерү таныклыкларын бирә башлады һәм 6 сентябрь – әлеге процедурага каралган соңгы көн, ә 7 сентябрьдән андый таныклыкларны участок сайлау комиссияләре тапшыра”, - диде Ә.Гобәйдуллин. Аның сүзләренчә, хәзергә кадәр учеттан төшерү таныклыкларын 455 татарстанлы алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев