Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы - ул акыл фабрикасы

Агымдагы елның 4-7 август көннәрендә Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырыла.  Бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә форум рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов шул хакта сөйләде. Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, 60 Россия Федерациясе төбәгеннән һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашыр дип көтелә.Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештыра. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм секция утырышларын үз эченә ала. Алар арасында – “Тарих һәм туристлык”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәният проектлары менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе Татарстанның һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары чыгыш ясавы көтелә. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр уздыру да каралган. 4 нче август көнне “Бөтендөнья татар кафесы” үзачак, аның кысаларында оешмалар үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырырга җыена. Биредә шулай ук заманча татар музыкасы кичәсе булачак. Анда электрон музыка, хип-хоп, джаз, соул жанрларында иҗат итүче Oscar & c7c5, Ittifaq төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм башкалар чыгыш ясарга ниятли. Форумның тантаналы төстә 5 нче август көнне “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр катнашында ачыла. Шунда ук татар яшьләре оешмаларының “Проектлар аллеясы” да үтәчәк. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшли башлый. Кич белән Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе оештырыла. 6 нчы августта форумның барлык делегатлары катнашында Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе, җитәкче органнарны сайлау һәм форумның пленар утырышы ябылу тантанасы үзачак. Шулай ук Кырлай авылындагы Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплекска бару, Арчада шәһәр көнендә катнашу планлаштырыла. Шәһәр көнендә Форум делегатларына Татарстанның атказанган артистлары белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге дә биреләчәк. Форумның соңгы көнендә, ягъни 7 нче августта, “Иннополис” объектларына экскурсия һәм “Печән базары” оештырылачак. VII форум кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумының Координацион Советтан һәм рәистән торган идарә органы сайланачак. Шулай ук татар яшьләренең инициатив картасы кабул итү дә ниятләнгән. Форум Советы - даими эшләүче идарә органына Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары керәчәк. Бүгенге көндә Форум Бөтендөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешманы берләштереп тора. Искәртеп узабыз: Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004нче елда оештырылган иде. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегатны җыйган беренче съезд үткәрелде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы уставы буенча чара ике елга бер тапкыр уздырыла. Форумның игьтибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү - Форумның максаты итеп билгеләнә. Шулай ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү дә керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев