Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

VI Халыкара Сәләт форумы экология темасына багышлана

Иртәгә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы старт ала. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Сәләт-медиа үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева хәбәр итте. Быел Сәләт-Биләр форумы ике сменада үткәреләчәк. Беренче смена - 12-16 июль, ә икенче смена 25-30 июль көннәре аралыгында уздырыла. Гөлшат Гыймадиева сүзләренчә, төп үзенчәлек – уку-укыту форумының ике сменасы да экология һәм тотрыклы үсеш темаларына багышланган булуы. 13 июль көнне бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. “Форумда барлыгы 180 тематик уку-укыту мәйданчыгы интерактив очрашулар, дискуссияләр форматында булачак, Татарстан Республикасы һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре җитәкчелегендә остаханәләр, һөнәр сайлау лабораторияләре эшләячәк. Форум яшьләрнең иҗади һәм рухи кыйммәтен күрсәтү, кыю инновацион проектларны тәкъдим итү, мәдәниятара, буынара әңгәмә формалаштыру өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора”, – диде ул. Аерым вакыйга - 500 кешелек Сәләт берләшмәсе ветераннары катнашында II Эшлекле форум ачылачак. Алар үзләренең тәҗрибәсен яшь буын вәкилләренә дә җиткерәчәк.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев