Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

VI Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары Арча һәм Балтач районнарына сәфәр кыла

Казанда уздырылучы VI Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары Арча һәм Балтач районнарына сәфәргә кузгалдылар. Бу сәфәрдә "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша. Делегатлар бу районнардагы эшмәкәрләр һәм авылларның үсеше белән танышачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, авыл эшмәкәрләре җыенында 41 төбәктән 700 делегат катнаша. Башкортстаннан Адлер Кәлимуллин җыенга килгәч, үзенең авылыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан эшмәкәр Юнир белән танышуын әйтте. Бу танышу ике делегат өчендә бик файдалы булып чыккан: "Минем яшелчә базасы бар, ә Юнир бәрәңге үстерә. 30 чакрым ераклыкта гына яшәп, бер-беребезне белми идек. Татарстан безне бирегә җыеп таныштырды", - ди ул. Юнир да бу файдалы танышуга бик шат булуын белдерде: "Минем соңгы елларда бәрәңге череде, сакларга урын юк. Адлерның базасы буш булган. Якын тирәдә торсак та, бер-беребезне белми идек", - ди ул. "Мин бу җыелышта икенче ел катнашам. Быел үзем белән камера алып килдем. Биредәге хуҗалыкларда булган яңалыкларны төшереп китәргә җыенам", - дип сөйләде Адлер Кәлимуллинул "Татар-информ" хәбәрчесенә. Искәртеп үтик, авыл эшмәкәрләре форумы 2012 еладен бирле оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев