Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ветеран Фәтхул Сыраевка 72 елга соңарган орден тапшырылачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов резиденциясенең Ак залында Бөек Ватан сугышы ветеранны Фәтхул Сыраевка Кызыл Байрак ордены тапшыру тантанасы була.

1944 елның җәендә Белоруссияне азат иткәндәге сугышларда күрсәткән кыюлыгы һәм арада аерылып торганы өчен 37 нче механикалаштырылган бригаданың запастагы өлкән сержантына Татарстан Президенты катнашында әлеге дәүләт бүләге тапшырылачак.

Бүләкләү турындагы документ 1944 елның 12 июлендә имзаланган булган, әмма исемендә хата китеп, ул тапшырылмый калган. Казан Кремленың 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы филиалы мөдире Михаил Черепановның җентекле эшләве бәрабәренә бүләкләү бите дә, ветеран үзе дә табылган. 72 ел узгач, ниһаять, ул геройга тапшырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев