Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Венгриядә "Европа татар кызы" бәйгесе уздырылачак

Быел беренче тапкыр Венгриядә «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла. Ул апрель аенда булачак, дип Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чарага Чаллының «Болгар» бию театры да барачак. Будапештта артистлар дөнья халыклары җырлары һәм биюләреннән торган концерт программасын тәкъдим итәчәк. Шулай ук алар бәйгедә катнашучы кызларга сәхнәгә чыгуга әзерлектә ярдәм итәчәк. Франция, Австрия, Бөекбритания, Болгария, Швециядән килгән кызлар жюри алдында милли гореф-гадәтләребезне, йолаларны һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәк. Проект һәм сценарий авторы, куючы режиссер — якташыбыз, хәзерге вакытта Швециядә яшәүче Айна Еремина-Зеттерлунд. Ул — ана телен һәм милли мәдәниятебезне саклау, үстерү белән бәйле булган күп кенә чараларны оештыручы. «Европа татар кызы» проекты Татар конгрессы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Татар-информ
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев