Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Венера Ганиева америкалы Тай Стивенс белән бергә "Су юлы" татар халык җырын башкарды (видео)

Ике ел дәвамында "Үзгәреш җиле" проектының вокал буенча педагогы булган Венера Ганиева быел үзе сәхнәгә чыкты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева америкалы Тай Стивенс белән бергә "Су юлы" татар халык җырын башкарды. Венера Ганиеваның җырлавы программада күрсәтелмәгән. Ул үз үрнәгендә америкалы җырчыны татарча җырларга өйрәтте. Танылган җырчы һәм педагог фестивальнең репертуары өчен дә җаваплы. Фестивальдә башкарыласы җырларны Венера Ганиева сайлый.
"Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев