Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Вәгъдә белән ерак китеп булмый (Әгъзам Гобәйдуллин б/н ӘҢГӘМӘ)

Ел саен сентябрьдә сайлауга йөреп өйрәнгәнлектән, бу җәй тынычрак уза. Аның каравы, киләсе елның мартында Россия Президентын сайлыйсы. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән әнә шул зур чарага әзерлек, закондагы үзгәрешләр һәм алда безне ниләр көтәчәге турында фикер алыштык. – Әгъзам Саматович, күптән түгел партия вәкилләре белән очрашуда  мондый сүз әйттегез: “Яңа бинабыз бәхәсләшү урыны булсын иде”. Партия вәкил­ләре бергә җыелып, фикер алышырга әзерме? Моңа ышану бер дә җиңел түгел. – Республикада 65 сәяси пар­тиянең бүлеге төркәлгән. Шулар­ның унлабы актив эшчәнлек алып бара. Соңгы җыелышка 25 партия­нең вәкиле килде. Барлык партия­ләр дә бу дискуссиягә әзер дип әйтмәс идем, әмма сәяси вакыйгалардан читтә калмаска тырышалар. Соңгы елларда сайлау белән бәйле законнар үзгәреп тора. Аларны өйрәнергә, аңларга һәм дөрес итеп куллана белергә дә кирәк бит. Бездә сайлау системасы әле бик яшь. Бу мәсьәләдә хәтта чит илләрдә дә кимчелекләр җи­тәр­лек. Камиллекнең чиге юк диләр, бу эш тә дәвам итәчәк әле. Үзгәрешләр алга таба да булачак, моңа әзер булып торырга кирәк. – 65 партия күбрәк түгелме соң? – Күп, әлбәттә. Әмма бу вакытлы күренеш. Берләшүләр дә, таркалулар да бар. Көндәшлеккә чыдый алмыйча төшеп калучылар да юк түгел. Әмма бу юлны узарга кирәк. Сан сыйфатка күчәргә тиеш. Күчеш чоры күпме вакытны алыр – биш елмы, уннымы – анысын вакыт күрсәтер. Төп көрәш берничә партия арасында бара. Чит илләрдә дә шундый хәл. Әйтик, АКШта да пар­тияләр аз түгел. Әмма көрәш­нең нигездә ике төп партия арасында барганын күреп-ишетеп торабыз. – Элек сәяси көрәш кызыг­рак иде дип әйтүчеләр дә бар. Сез ни диярсез? – Төрле вакытлар булды. Үзгә­реш­ләр чорында яңа фикерләр, яңа уйлар, яңа идеяләрне алга сөрүче партияләр калкып чыкты. Халык та бу хәлгә битараф калмады. Кызыксыну артты. Сайлап алу мөмкинлеге пәйда булды. Әмма ул да күчеш чоры иде. Үзгәрешләр булмый тормый. Кайбер партия­ләр сайлауга әзерләнмичә бара. Бу халыкка да кызык түгел. Йә булган фикерләрен дә җиткерә алмыйлар, механизмнары юк. Мин партия оештырам да, шуның яр­дәмендә шәхси мәнфәгатьләремә ирешәм дигән заманалар артта калды. Партия оештырып, программа төзү генә җитми – электорат, ягъни сайлаучыларың да булырга тиеш. Алар программаны, фикерләрне кабул итә икән, синең өчен көрәшәчәк, терәк булачак. Шунда гына уңышка ирешеп була. – Ә халыкны нәрсә кызыксындыра, гомумән, бөтен ке­шегә дә ярап буламы? – Бөтен халыкка да ярап булмый, андый максат булырга да тиеш түгел. Әмма шуңа омтылырга кирәк. Коммунистлар партиясе дә бөтен халыкка ярап бетә алмады. Әлбәттә, 99 процентлык күрсәт­кеч­ләр булгалады. Әмма бу сан артында башка әйберләр дә бар иде. Бүген “Бердәм Россия” иң зур партия, әмма алар да бөтен халыкка ярап бетә алмый. Шуңа күрә пар­тияләр бүген һәрбер сайлаучы, һәрбер тавыш өчен көрәшергә тиеш. Халыкка ни кызык дисезме? Үзенең тормыш шартлары, аның сыйфаты, дәрәҗәсе кызык. Ә ул күп нәрсәләрдән тора. Эш урыны, хез­мәт хакы, пенсия ничек булыр? Киләчәккә планнар турында сөй­ләп, вәгъдәләр биреп кенә булмый. Бүген кешегә чынбарлык кирәк. Максат куйдың икән, аны үтәргә тиешсең. Югыйсә ышаныч кредиты юкка чыга. – Киләсе елда Россия Президентын сайлыйбыз. Аңа әзер­лек ничек бара? – 2018 елның мартында булачак Россия Президентын сайлаудан төрле дәрәҗәдәге яңа сайлау кампанияләре башланып китә. Мәсәлән, 2019 елда – Татарстан Дәү­ләт Советы депутатларын сайлыйбыз. 2020 елда – Татарстан Пре­зидентын һәм муниципаль бе­рәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар, 2021 елда исә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлыйбыз. Эшнең туктап торганы юк. Быелның 10 сентябрендә исә Татарстанда өстәмә сайлау үтәчәк. Бүгенгә 155 депутатны яңадан сайлыйсы бар, шуларның 11е – шәһәр җирлегендә, 133 – авыл җирлек­ләрендә. Бу сайлау гамәлгә кер­гән үзгәрешләрне исәпкә алып оештырылачак. – Димәк, тагын үзгәрешләр бар? – Бар һәм алар аз түгел. Бе­ренчедән, барлык сайлау участок­ларын (алар бездә 2 мең 812) компьютерлар һәм принтерлар белән тәэмин итәргә җыенабыз. Элек мондый әйбер юк иде. Сайлау тә­мамланып, нәтиҗә ясаганнан соң комиссия вәкилләре беркетмә-протоколларны кул белән тутырып, территориаль сайлау комис­сиясенә юллый иде. Ә хәзер бу эш компьютерда башкарыла һәм барлык мәгълүмат машина укырлык код – ягъни Куар-код (QR) кулланып әзерләнәчәк. Әлеге заманча технология эшне җиңеләйтә һәм тизләштерә. Тагын бер үзгәреш сайлау участокларын төзү белән бәйле. Моңа кадәр алар биш елга дип төзелә иде. Хәзер исә үзгәреш­ләр кертергә кирәк икән, бу ва­кытның тәмамланганын көтеп торасы юк. Монысы да уңай үзгәреш. Видеокүзәтү чаралары урнаштыру һәм аларны куллану, күзәтүчеләр билгеләү тәртибендә дә үзгәреш­ләр бар. Тавыш бирүчеләргә турыдан-туры кагылган үзгәреш исә – Россия Президентын сайлауда башка сайлау участогында тавыш бирү таныклыкларын бетерү. Әйтик, бе­рәү авыл җирлегендә теркәлгән, ә үзе шәһәрдә яши. Ул үзе теркәл­гән җирдә башка урында тавыш бирү таныклыгы алу өчен вакытын һәм акчасын сарыф итәргә мәҗбүр иде. Шуны сәбәп итеп, тавыш бирүдә катнашмаучылар да булды. Хәзер закон андыйларга Конституция биргән хокукыннан файдаланып, үзе булган урында сайлау мөмкинлеге бирә. Кеше кайда булса да, сайлау комиссиясенә алдан гариза тапшырып, тавышын бирә ала. Сайлаучыга җайлы, ләкин бу очракта сайлауны оештыручыларга да эш арта. Җаваплылык та зур. – Сер түгел, бездә барысын да кадрлар хәл итә. Безнең тавышны санаучы комиссия әгъ­за­л­ары үзгәрешләр артыннан өлгерәме? – Бездә 2812 участок һәм 65 территориаль сайлау комиссиясе бар. Аларда 20 меңнән артык кеше эшли, үзе бер армия бу. Барысы да биш елга сайлана. Киләсе елда Президент сайлавы узгач, аларның вәкаләтләре тәмамлана. Аларны укыту, әзерләү эшенә зур игътибар бирелә. Нәтиҗәсе бар. Соңгы елларда закон бозу, ялгышу очраклары сизелерлек кимеде. Әле менә КФУның Югары дәүләт һәм муниципаль идарәсе мәктәбе белән бергә яңа уку программасы эшлә­дек. Аның ярдәмендә кейс ысулына, ягъни тавыш бирү көнендә сайлау участогында килеп чыгарга мөмкин булган проблеманы хәл итәргә өйрәтәләр. Төрле очраклар була бит. Хәзер халык та белемле. Элеккеге кебек эшләп булмый. Аңлатырга кирәк. Шуңа күрә комиссия вәкилләре әзерлекле булырга тиеш. Закон сайлауны оештыручыларга карата бик кырыс. Әйтик, сайлаучы ике мәртәбә тавыш биргән икән, моңа юл куйган комиссия әгъзасына 30 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Әле тагын да кырысрак җәзалар кертү турында сүз бара. Сүз уңаеннан, хокук бозган сайлаучыга да җәза каралган. – Халык бүген сайлау белән кызыксынамы? – Кызыксына. Сер түгел, сайлау турында төрле сүзләр йөри. Сай­лау­га ышанычы беткән кешеләр дә бар. Сәбәбе төрлечә. Сайланырга теләүчеләр күп, ә җиңүче берәү генә була. Калганнары, әлбәттә, канәгать калмый. Спортта да җи­ңелүче хөкемдарны гаепли бит. Әнә шундыйлар сайлауны гаделсез дип атый. Бездә мондый хәл­ләр, кызганыч, аз түгел. Карагыз сез чит илләргә! Нинди генә сайлау булмасын, анда җитди кө­рәш бара. Дебат уздыралар, бер-берсен батыралар, сугышлар. Ә нәтиҗә билгеле булгач, бер-бер­сен тәбрикли­ләр, кул кысышалар. Шуның белән сайлау көрәше тәмамлана һәм эшкә керешәләр. – Бу юлы АКШта алай булмады... – Булмады. Ләкин Клинтон Трампны нәтиҗә билгеле булгач ук котлады бит. АКШтагы сайлау культурасына бәя бирәсем килми. Хәзер Трампның җиңүен Россия хакерларына бәйлиләр. Ә ул кайсы ягы белән алдырды? Трамп социаль челтәрләрдә эшләде, эшче штатларга игътибар бирде. Ул бит сәнәгать вәкиле, эшмәкәр, ничек эшләргә кирәклеген белә. Бездә дә сайлауга карата кызыксыну бар. Яшьләр активлаша. Битарафлык кими.  Бу мәсьәләне сайлау комиссиясе үзе генә хәл итә алмый. Дәүләт органнарына да, кандидатларга да, тавыш бирү­челәргә дә күп нәрсә бәйле. – Сайлауга карата мөнәсәбәт, шул ук депутатларның сайлаудан соңгы эшчәнлегенә бәй­леме? – Без аларның эшчәнлеген күзәтергә тиеш түгел. Әмма аңа күп нәрсә бәйле, барометр кебек ул. Алар халыкның ышанычын акларга тиеш. Төрлесе бар, әлбәттә. Вәгъдә биреп икенче көнне онытучыларны күргәч, халык сайлау турында ни уйласын? – Заманында сайлау бюлле­тенендә “барысына да каршы” дигән графа бар иде. Аны бетереп дөрес эшләделәрме? – Бетергәндә мин каршы идем. Барысына да каршы икәннәрен белдерү өчен сайлауга килүчеләр дә бар иде чөнки. Бу да күрсәткеч бит. Хәзер инде аны яңадан кай­таруның мәгънәсе юк. Замана да үзгәрә, халык та. – Депутат булып сайлану өчен ни кирәк? Акчасыз булмый дигән фикер дә бар. – Авыл җирлегендә депутат булу өчен чыгымнар күп кирәк түгел. Авылда бер-берсен беләләр. Дө­ресен әйткәндә, күп кенә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнарына бермандатлы округ­ларда сайлаулар альтернативасыз уза. Чөнки җаваплылыгы бар, эше, чыгымнары күп. Депутат булу өчен, беренче чиратта, әзерлек, теләк кирәк, бурычларың халык­ның тормышына туры килергә тиеш. Финанс чыгымнарсыз да булмый. Кереп китсәң, бу турыда бик озак сөйләшергә була. – Алайса ни өчен сайлау җиткән саен административ ресурс турында сүз чыга? – Ә нәрсә соң ул административ ресурс? Беренчедән, ансыз бер сайлауны да оештырып булмый. 2 мең 812 участок комиссиясе бар. Барысына да бина кирәк, телефоны-элемтәсе, мәгълүмат бирү (агитация уздыру түгел) һәм башкасы кирәк. Закон нигезендә дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнар боларны түләүсез бирә. Моны административ ресурс дип аңларга буламы? Сайлаучылар күбрәк булсын, сайлау участогына килсен дип тырышабыз. Дәүләт хакимияте, жирле үзидәрә органнары гына түгел, депутатлар, кандидатлар һәм сәя­си партия әгъзалары сайлаучы­ларның сайлау участогына килер­гә, халыкның игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Халык инде үзе хәл итә. – Бездә авыл халкы сайлауга күбрәк йөри. Нәрсә бу: авылда халыкның күндәмрәк булуымы, әллә инде авыл кешесенең өмете зурракмы, һаман җиңел тормыш турында хыяллануымы? – Бу сүз белән килешергә дә, килешмәскә дә була. Бүген авыл халкының тормышы җиңел. Әле кайчан гына су да, юл да, газ да юк иде. Соңгы елларда авыл тормышында революция булды. Социализм төзегән елларда ике шигарь бар иде. Беренчесе – Американы куып тотып, узып китәргә. Икенчесе – шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү. Күп кенә төбәкләрдә авылны бетерделәр, ә аерма калды. Татарстанда исә теләсә кайсы районга барыгыз – авылда шәһәр тормышы хөкем сөрә. Юлы кергән, газы бар. Авылны саклап калу өчен социаль программалар эшли, фельдшер-аку­шерлык пунктлары, спорт корылмалары, мәдәният йортлары төзе­лә. Күз алдына китерәсезме: авыл мәктәбендә робот техноло­гияләре белемнәре бирелә! Киләчәктә ни булыр?  Инде сайлауга килгәндә, авылда традицияләр озаграк сак­лана. Сайлауга йөрү дә – әнә шуның бер билгесе. Килешәм, авыл халкы гомере буе өметләнеп яши. – Әгъзам Саматович, гадел сайлау формуласы нәрсә ул? – Гадел һәм үтәкүренмәле сайлаулар үткәрүнең фәкать бер генә юлы бар. Ул да булса – законнарны катгый үтәү. Сайлау комиссиялә­ренең бөтен көче барлык дәрә­җәдәге сайлауларны үткәрүдә шушы бурычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Сайлауның гадел булуы һәм үтәкүренмәлелеге сайлаучылар позициясенә бәйле: халык тавыш бирүдә актив катнашкан саен закон бозуларга юл кую мөм­кинлеге азрак. Шуңа да әзерлек барышында халыкның сайлауга карата кызыксынуын һәм ышанычын арттыру сайлау комиссияләренең төп эш юнәлеше булып тора. Гадел сайлау анда кат­нашу­чыларның барысына да кирәк. Шуңа күрә без сайлауны оеш­тыручыларның, кандидатларның, сәяси партияләрнең, күзәтү­че­ләрнең, журналистларның, киң җәмәгатьчелек вәкилләренең сайлау кампанияләрен закон кысасында оештыру һәм үткәрү максатында актив хезмәттәшлек итүен хуплыйбыз. Уртак һәм тату эшнең ахыры гадел нәтиҗә булачак.
Илнар Хөснуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев