Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Вәгазьләрне татар телендә генә сөйләү мөмкин түгел" - Рушан хәзрәт Аббасов

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре бары татарча гына сөйләнә. Бу тәкъдим белән Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы вәкилләренә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров чыккан иде. Нәзарәтнең август аенда узган пленум утырышында тәкъдим кабул ителде һәм бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итте.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов моңа карата үз фикерен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

“Туган телне саклау мөһим һәм мөселман мәхәлләләре ул яктан күп хезмәт куя. Әмма без Россиянең төрле почмакларында эшлибез һәм татар телендә генә аралашу мөмкин түгел. Мәскәү мәчетендә, үрнәк буларак, без вәгазьләрне татарча да сөйлибез. Чөнки татар теле үзбәк, кыргыз кебек төрки милләтләр теленә охшаш. Әмма безнең мәчеткә татар гына түгел, башка милләттән булган кешеләр дә йөри һәм вәгазь аларга да аңлаешлы булырга тиеш. Ислам дине безне динне тарату кешеләргә аңлаешлы булырга тиеш дип өйрәтә”, – диде Рушан хәзрәт.

Татарстанда исә хәлләр башкачарак һәм күп милләт вәкилләре зур калаларда урнашкан мәчетләргә генә җыела.

“Татарстанда авылларда күпчелек очракта бер милләт кешеләре генә яши, әмма зур шәһәрләрдә, шулай ук, төрле милләттән булган мөселманнар мәчеткә йөри. Шуңа да җомга вәгазьләре аларга да аңлаешлы булырга тиеш. Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә вәгазьләр гарәп, татар, рус телләрендә укыла. Башка шәһәрләрдә дә вәгазьләр, кыскача гына булса да, шул үрнәктә сөйләнсен иде. Чөнки җомганың намазы гына түгел, ә халык өчен хөббәсе дә мөһим”, – диде Рушан хәзрәт Аббасов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев