Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ватаныбыздан ерак яшәп, без һәрвакыт телне сагынабыз" - Казахстан вәкиле Гөлсинә Байкенова

Кичә "Казан" милли мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үз эшен башлады. Казахстанның көнбатыш төбәгеннән - Атырау шәһәреннән килгән, "Татулык" татар-башкорт үзәге җитәкчесе Гөлсинә Байкенова "Татар-информ"га хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Конгресста беренче генә катнашуым түгел. Һәрвакыт якыннарны, туганнарны, дусларны күрү форсаты чыгу - куанычлы хәл. Мондый съездлардан җылы тәэсирләр туа. Безгә татар халкының теле, тарихы, мәдәнияте һәрвакыт кызык. Ватаныбыздан ерак яшәп, без һәрвакыт телне сагынабыз. Съездга кайтып, беренче чиратта, шул сагынуны басабыз", - диде ул. Ул, Казахстанга кайткач, мондагы эмоцияләр, хис-кичерешләр белән уртаклашун әйтте. "Казахстан татарлары ул - шул ук татарлар, әмма бераз казах халкы традицияләре белән үрелгән татарлар. Беренче чиратта, бу - кунакчыллык. Казахстан татарлары һәм Татарстанда яшәүче татарлар арасында барлык очрашулар бердәмлек бирә. Казахстан татарлары татар хатын-кызлары форумына да килә, яшьләр форумнарында, телне өйрәнү чараларында актив катнаша. Бу - безнең татарлар өчен зур мәдәни чыганак бирә. Шул рәвешле, без татар халкының теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен саклыйбыз", - ди Гөлсинә ханым. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Казахстан татарларын аерып карарга ярамый. "Татарлар, кая гына сибелеп яшәсәләр дә, бертөрле халык", - дип белдерде Гөлсинә ханым. Ул Казахстанда милли кухня тәкъдим ителгән ресторан, кафелар булуын да әйтте. "Сабан туйлары милли ризыксыз узмый. Казахстанлылар татар милли ризыкларын да сатып алып ашый, өй шартларында чәкчәк пешерүче әбиләребез бар. Милли кухняны популярлаштырабыз. Өчпочмак, бәлешләр Казахстан бәйрәмнәрендә дә, татар милли бәйрәмнәрендә дә - табын түрендә", - ди ул. "Съезд милли рухны күтәрә, татар тарихын, телен сакларга этәргеч бирә. Бездә 2 мең татар яши. "Татулык" Татар-башкорт үзәгенең татар мкәтәбе бар, әбиләр дәрес бирә. Бу - безгә зур файда", - дип тәмамлады ул. Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды 2-6 август көннәрендә Казанда уздырыла. Анда барлыгы 1000нән артык кеше катнаша.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев