Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ватанны саклаучылар көнендә Татарстан Милли музеена килүчеләрне үзенчәлекле программа көтә

23 февральдә биредә үзеңне хәрби өлкәдә сынарга, шулай ук концерт карарга да мөмкин булачак. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә. «Витязь» хәрби-патриотик клубы сугышчыларга багышланган программасын тәкъдим итә. Музей буйлап сәяхәт иткәндә кунаклар тарихның төрле чорында ир-атларның ни белән шөгыльләнүен, шул чор коралларын күрә ала. Уктан һәм балта белән атып, Наполеон чоры хәрби әзерлеген, автомат сүтеп һәм җыеп, Ватан сугышы чорын күзаллый алачак. Музейның икенче катында музыкаль чараны «Шундый һөнәр бар» иҗади проекты ачып җибәрәчәк. Анда катнашучыларга тере музыкага хәрби җырлар башкару мөмкинлеге бирелә. Кичәнең “Тәэсирле моңнар” тематик программасы XVIII гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр булган солдатларның күмәк җырлары тарихын сөйләяәчәк. Бәйрәм чарасы 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев